Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә урамнарны кардан чистарту көчәйтелгән режимда алып барыла

Кышкы табигать быел үзенең холкын аеруча нык күрсәтә

Көне-төне буранлап яуган карлары белән ул шәһәрләрдә, авылларда яшәүчеләргә дә, юлларны тәртиптә тотучы юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә дә кыенлыклар тудырды.

“Буран каты булды. Балачакның капка өсләреннән йөри торган кар-буранлы чып-чын кыш килде. Карны ничек көрәп бетерәсе? Чистартып кына чыктым, тагын тутырып китте. Карны куярга урын калмады...” Соңгы вакытта бар сөйләшү шул кар-буран турында гына.

«Кар күп булгач, җәй дә яхшы киллер, уңыш мул булыр», диләр борынгылар. Анысы шулай, әмма моның уңайсыз яклары да бар. Юллардагы кар-боз катламы машиналар хәрәкәтенә генә түгел, җәяүлеләргә дә күп читенлекләр тудыра. Татарстанда бу уңайдан “Буран” планы игълан ителде, мәктәп укучылар дистанцион уку рәвешенә күчте.

Синоптиклар фаразлавынча, январь аенда явым-төшем айлык нормадан узып киткән, февраль аенда да кар-бураннарның булуы шактый көтелә. Явым-төшемнең  аеруча, күп явуы республиканың берничә районында күзәтелгән, шул исәптән–Чүпрәледә!

Бу көннәрдә район үзәгендәге, авыллардагы урамнарны кардан чистарту көчәйтелгән режимда алып барыла. Махсус техника килгәнне көтеп тормыйча, кулларына көрәк алып, авыл халкы социаль-мөһим объектларны чистартырга чыга. Миңа мисал булып, Городище авылында яшәүчеләрне китерергә була.

Ялгыз яшәүче райондашларыбызга, өлкәннәргә мәктәп укучылары, “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары ярдәмгә килә, ишегалларын чистарта , капка төпләрендә чыгу юллары ясый. Игелекле гамәлләре белән яшьләребез совет чорындагы “тимурчылар” командасының матур традициясен дәвам итә.

Кышның кешеләрне ныклылыкка сынавы турында район башлыгы Марат Гафаров катнашында узган дүшәмбе киңәшмәсендә дә сөйләшү алып барылды. Киңәшмәдә социаль-мөһим объектларның түбәләренә утырган кар катламын төшерү мәсьәләсе күтәрелде. Исегезгә төшерәбез, үткән атнада, 1 санлы Иске Чүпрәле “Кояшкай” балалар бакчасының түбәсе ишелеп төште, моның сәбәпчесе булып, җыелган кар катламы тора, тикшерү бара. Мондый хәлләр республика күләмендә дә теркәлде.

–Агымдагы кышкы явым-төшемнәр “аномаль” буларак характерлана. Шуңа күрә, оешма, учреждение, аеруча балалар бакчалары, мәктәп биналары түбәләренә игътибарны көчәйтергә кирәк. Карны төшерү эшләрен махсус хезмәтләр ярдәмендә башкару сорала,-дип белдерде район башлыгы Марат Гафаров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев