Чүпрәледә Украинада махсус операциядә һәлак булган солатларының гаиләләренә Батырлык ордены тапшырдылар
Украинадагы махсус операциядә һәлак булган райондаш егетләр Россия Президенты Указы нигезендә дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән.
Бүген, 2 сентябрьдә, Чүпрәле районы Башкарма комитетның утырышлар залында, Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә махсус операция вакытында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташ-солдатларыбызның гаиләләренә Батырлык орденнары тапшыру тантанасы булды.
Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле районыннан махсус операция вакытында җиде хәрби райондаш егетебез: Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Игорь Аръяхов һәм Михаил Чашкин, Яңа Элмәле авылыннан Андрей Годунов, Хорновар-Шигали авылыннан Илья Денисов һәм Олег Ильбеев, Яңа Чәке авылыннан Денис Исаев, Коршанга-Шигали авылыннан Иван Павлов һәлак булды.
Бүген хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен район башлыгы Марат Гафаров, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин хәрбиләр: Игорь Аръяхов, Андрей Годунов, Иван Павлов һәм Михаил Чашкинның әти-әниләренә һәм тормыш иптәшләренә Батырлык Орденнарын тапшырдылар. Андрей Годунов, Батырлык орденыннан тыш, 4 нче дәрәҗә Изге Георгий-Георгий Кресты билгесе белән дә бүләкләнгән..
Район башлыгы ил тынычлыгы, халык иминлеге өчен гомерләрен кызганмаган якташ-солдатларыбызның батырлыгы беркайчан да онытылмаячагын әйтте. Ватанпәрвәр ул үстергән әти-әниләренә рәхмәт сүләрен әйтте. "Каһарман райондашларыбызның якты истәлеге мәңге хәтердә калачак!",- диде Марат Ринат улы.
Радик Төхфәтуллин, шулай ук, гомерләре бәрабәренә Ватан алдындагы бурычларын үтәгән солдатларның әти-ниләренә хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев