Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Түбән Чәке авылында яшәүче апалы-сеңелле Наталия һәм Надежда англо-нубий токымлы кәҗәләр үрчетә

Моңа кадәр шаулы-шулы шәһәр тормышында гомер иткән бертуганнар 2017 елдан авыл тормышын үз иткәннәр.


Наталия һәм Надежда Иваново шәһәрендә туып, үсәләр. Әниләре Елена Александровна Түбән Чәке авылыннан, Олег атакайның бертуган сеңлесе. Елена Александровна яшь вакытында Иваново якларына укырга китә һәм шунда тормышка чыгып кала. Гаиләдә ике кыз бала туа. 

Елена Александровна әнисе авырый башлагач, авылга аны карарга дип кайта. Кызлар бу вакытта икесе дә тормышка чыгып, Мәскәү, Ульяновск шәһәрләрендә үз тормышлары белән яши башлыйлар. Оныклар туа: Наталиядә — өч бала, Надеждада —ике бала үсә. 

Түбән Чәке Гөлия Фәизова фотосы2017 елда исә әбиләре вафатыннан соң, кызлар да гаиләләре белән әниләре янына кайтып төпләнәләр. 

—Якыннар, дуслар, хезмәттәшләр, хәтта тормыш иптәшләребез: «Кем инде шәһәрдән авылга кайта? Авылда яшәп буламыни, балалар кая белем ала?». Кыскасы, сораулар күп булды. Авыл белән бер дә таныш булмаганнары: «Анда аякка нәрсә киясе?», дип тә сорадылар. Бер сүз белән әйткәндә, авыл, авыл инде ул, дип уйлаучылар шактый иде. Ә хәзер исә, туганнар, якыннар кунакка кайтып йөриләр һәм: «Авылда шундый рәхәт икән, без дә кайтыр идек», диючеләре дә бар,-дип сөйли Наталия. —Шәхсән үзем, бала вакытта ук, авылда яшиячәкмен, дип уйлыйм идем. Авылда тынычлык, иреклек, саф һава. Бала вакытта ук, әби-бабай янына без еш кайта идек бит.

Түбән Чәке Гөлия Фәизова фотосыНаталиянең һәм Надежданың тормыш иптәшләре Федор һәм Виталий бүгенге көндә вахта ысулы белән йөреп эшлиләр. Бертуганнар исә, авылга кайткач, мал-туар асрый башлыйлар.

«Мәскәүдә яшәгәндә, үзем дә, балалар да еш авырый идек. Шуңа күрә чын натураль булган продуктлар ашарга, кулланырга тырыша идек. Авылга кайткач исә, әлеге мәсьәлә үзеннән үзе хәл ителде. Тырышлык кына кирәк, барысына да ирешеп була, дип җиң сызганып эшкә тотындык».
Кәҗә сөтенең файдасы хакында ишетеп белгән хуҗабикәләр башлап гади кәҗәләр асрыйлар. Аннан соң авылда бер ханымнан англо- нубий затлы токымлысын сатып алалар. «Әлеге кәҗәләрнең сөтләре дә бик тәмле, күп бирәләр дә», -ди Наталия. 

Америка, Төньяк Африкада популяр булган затлы токымлы нубий кәҗәләр безнең төбәктә сирәк очрый. Нубий кәҗәләре өчен аларның хуҗалыкларында бар шартлар да тудырылган, аларны җылы урында асрыйлар. Бүгенге көндә ике савым кәҗәсе, бәтиләре бар. Хуҗалар сүзләренчә, кәҗәләр бик ягымлы һәм акыллы. Саву урынына да үзләре килеп баса. Сауганда башларын җилкәгә куеп торалар. «Нубий кәҗәләре хуҗалыкта үрчеп тора, без моңа бик шат. Сораучыларга сатабыз да», диләр алар.

Түбән Чәке Гөлия Фәизова фотосыНубий токымлы кәҗәнең сөтендә исе дә юк, ул пломбирны хәтерләтә. Майлылыгы 5 проценттан 8 процентка кадәр тәшкил итә. 

«Кәҗә сөт кенә бирә дип уйламагыз», — дип тә өстәп куйды Наталия.

Кәҗә сөтеннән төрле сөт продукцияләре ясыйлар алар. Кызлар заказга бик тәмле тортлар да ясау белән дә шөгыльләнәләр. Бу гаиләдә азык-төлек мәсьәләсе шулай хәл ителә. Алар хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне дуслары һәм танышлары бик ярата.

—Быел әле токымлы сыер да алдык әле. Сөтне күп бирә, майлылыгы да әйбәт. Сөте бик тәмле. Быел беренче бозавын тудырды,-дип шатлыклары белән уртаклаштылар алар.

Ашату ягына килгәндә, нубий токымлы кәҗәләр бик аз ашыйлар, диләр. Әмма алар төрле витаминнарга мохтаҗ хайваннар икән. 

Сүз уңаеннан, өлкәннәрнең кәҗә ашап киткән җирдә башка хайваннарга үлән калмый, дип шаяртып әйтүләре искә төште. Дөрестән дә, көтүлекләрдә кәҗәләр бөтен шифалы үләннәр, шул исәптән, кычыткан, әрекмән һәм башка үсемлекләр белән туклана. Сыер — 50, кәҗә — 500 төрле үлән ашый, ди белгечләр. Шуңа да кәҗә сөте шундый тәмледер, мөгаен.

Наталия һәм Надежданың шөгыльләре шуның белән генә тәмамланмый әле. Апалы-сеңелле бертуганнар йорт тирә-яннарын да төзекләндерү, чәчәкләр, төрле үсемлекләр үстерү, җир өстенә ап-ак карлар төшкәнче җимешләрен бирә торган җир җиләге үстерү белән дә мәшгульләр. Моннан тыш, өй алдында ук, фонтан белән ясалма кечкенә күл булдырганнар, анда исә төрле балыклар, су җәнлекләре дә үрчетәләр, аларны балалар белән бергә карыйлар, ашаталар.

Үткән ел район күләмендә үткәрелгән төзекләндерү бәйгесендә катнашып, 2 нче урын яулаганнар. Район көненә багышланган чарада шуның өчен печән чапкыч белән бүләкләнгәннәр. 

Әниләре Елена Александровна Любимова белән бертуганнар, ике гаилә—Самошкиннар һәм Порхуновлар балалар бер түбә астында, төп нигездә әнә шулай бердәм булып, гомер итәләр. "Шәһәрдә дә, авылда да бертөсле, бары тик, яшәргә җайлашырга гына кирәк. Авылга кайтканыбызга бер дә үкенмибез, безгә монда бик рәхәт",-диләр.

Кәҗә сөтенең файдасы 

* Кәҗә сөте онкологик чирләрдән интегүчеләр өчен дә файдалы. Химия терапиясе алганда һәм аннан соң 10–15 көн буе кәҗә сөте эчәргә киңәш ителә. 

* Сөяк сынганнан соң, кәҗә сөте сөяк тукымаларының тизрәк ялгануына булыша. Кәҗә сөтендә тимер сыер сөтенә караганда 1,5 тапкыр күбрәк. 

* Кәҗә сөте өч тапкыр җиңелрәк үзләштерелә. 

* Аллергиядән тилмерүчеләр кәҗә сөтен курыкмый эчә ала. Анда аллергия китереп чыгаручы альфа-1s-казеин матдәсе юк. 

* Кәҗә сөтендә лактоза сыерныкыннан 13 процентка кимрәк. Шуңа күрә аны лактозаны кабул итә алмаучылар да эчә ала. 

* Кәҗә сөтендәге аксымны организм тулысынча үзләштерә. 

* Кәҗә сөте ашказаны согы кислоталылыгын нейтральләштерә. 

* Кәҗә сөте ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте кискенләшкәндә файдалы. 

* Псориаз борчыганда, кәҗә сөтен талгын утта 2-5 минут кайнаталар. Аннан икенче савытка бушаталар. Кәстрүл кырыйларына ябышып калган элпәне зарарланган урыннарга сөртәләр. 

* Кәҗә сөтендә йөрәк ритмын җайга салырга ярдәм итүче калий күп.

Кәҗәләргә дәүләт ярдәме дә бар

Соңгы елларда халык арасында кәҗә асраучылар саны арта бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә чүпрәлеләр 483 баш савым һәм бер яшьтән зуррак кәҗә асрыйлар. 

Район агроидарә белгече Айваз Абязов:

—Бу бары тик рәсми рәвештә җирлекләрдә хуҗалыклар буенча китапта теркәлгән мәгълүмат кына. Кәҗәләрнең баш саны да тагын да артыграк. Савым һәм бер яшьтән зуррак кәҗә асраучылар, савым сыерларына бирелә торган дәүләт ярдәме белән беррәттән субсидия алуга хокуклылар. Моның өчен авыл җирлекләренең башкарма комитетларына гариза язып тапшырырга кирәк. Субсидия күләме—500 сум.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев