Чүпрәледә традицион мәдәни, күңел ачу чарасы гөрләде
Кышны озаттык...
Иртәнге сәгатьләрдән үк район мәдәният йорты каршындагы мәйданда ярминкә гөрләде, район үзешчәннәре дәртле җырларын яңгыратты.
–Мәктәп елларына кайтып килгәндәй булдым. Без яшь чакта шундый бәйрәмнәрнең оештырылуы хәтердә калган. Кышны озатып, язны каршы алу максаты белән үткәрелә иде алар, – дип сөйләде бәйрәмнәргә кунакка кайткан райондашыбыз Айсылу ханым Вәлиева.
Төп күңел ачу чаралары бу көнне “Чүпрәле” ял паркында узды. Район мәдәнят йорты хезмәткәрләре оештырган хәрәкәтле уеннарда балалар да, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Җырлап-биеп, хәлдән тайганчы күңел ачучылар аз булмады.
–Гади, халыкчан бәйрәмнәрне халкыбыз үз итә. Кешеләрнең йөзләре шатлыктан балкый. Халкыбыз матур итеп эшли дә, рәхәт итеп ял да итә белә, - ди район мәдәният йорты җитәкчесе Руслан Шәрәфетдинов.– Бәйрәмнәр халыкны берләштерә. Чүпрәлеләрнең үзара дус, тату, аңлашып яшәве – сөенечле күренеш. Кышны озату бәйрәме күңелләрдә сакланырлык булсын! Матур, тыныч язлар килсен! Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Район мәдәният бүлеге бу көнне “Кышны озату” дип исемләнгән театраль-хореографик күренеш әзерләгән иде. Спорт уеннары да бәйрәмнең күрке булды. Бәйрәмдә, уеннарда катнашучылар бүләкләр дә алды, тәмле коймак белән дә сыйланды.
– Бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәт! Урамның бер өлешендә – ярминкә, икенчесендә бәйрәм бара. Кирәк-яракларны алып, кунак булып, коймак ашап, Казанга кайтып китәбез, - дип хисләре белән уртаклашты Алсу Хәлимова.
Бәйрәмнең кульминациясе –карачкы яндыру булды. Электән килгән гадәт буенча, аны яндыру белән авырулар, бәла-казалар китә дигән ышанулар яши. Шулай булсын! Матур язлар килсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев