Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә торак-коммуналь хуҗалык тармагы хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Бүләкләрне Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов тапшырды.

Бүген, 20 мартта Чүпрәле районы оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Исегезгә төшерәбез, 19 мартта торак-коммуналь хуҗалык тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов  намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен "Прогресс" муниципаль унитар предприятиесенең суүткәргеч-канализация хуҗалыгы белгече Дамирә Алимовага, "Прогресс" муниципаль унитар предприятиесенең газ котельные белгече Николай Иванцовка Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары тапшырды. 
Намуслы хезмәтләре, югары профессионализмнары, үз вазыйфаи бурычларын үрнәк итеп үтәгәннәре һәм предприятие үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән "Прогресс" муниципаль унитар предприятиесе биологик чистарту корылмасының агынты суларын чистарту һәм зарарсызландыру буенча операторы Ренат Нигъмәтуллин һәм "Прогресс" муниципаль унитар предприятиесенең 7 разрядлы атогрейдеры машина йөртүчесе Валерий Храмов бүләкләнделәр

Шулай ук халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлегендә ирешкән уңышлары өчен һәм тууына 60 ел тулу уңаеннан Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән "Чүпрәле үзәк район хастаханәсе"дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең санитар автомашинасы йөртүчесе Хәйдәр Мөшәрәпов бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев