Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Татарстан чаңгы юлы” буыннарны берләштерде

Ярыш стартына 5 яшьтән алып 73 яшькә кадәрге райондашларыбыз басты

Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасында республикакүләм спорт бәйрәме – «Татарстан чаңгы юлы – 2026» ярышлары узды.

1982 елдан бирле үткәрелеп килүче «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия ярышының төбәк этабы бу көнне  йөзләгән спорт яратучы чүпрәлелене берләштерде.  Чараның төп максаты булып та,  сәламәт яшәү рәвешен, физик культураны популярлаштыру тора.

Бу көнне старт сызыгына профессиональ спортчылар да, һәвәскәрләр дә: мәктәп укучылары, студентлар, район предприятие һәм оешма вәкилләре, шулай ук өлкән буын кешеләре чыкты. Спорт бәйрәмендә катнашучылар үз яшь төркемнәренә караган  1000 метрдан башлап,  аннан да артыграк дистанцияләрне үттеләр.

Ярышка килүчеләрне  район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов сәламләделәр.  Әлеге стартларның  чын спорт һәм бердәмлек бәйрәме булуын ассызыкладылар, һәркемгә уңышлар теләделәр.

Ә ярыштан чыннан да һәркем канәгатьлек һәм ләззәт хисе алды.  Чаңгы ярышларында аеруча  актив катнашучыларның Уби авылыннан булуын билгеләп үтәсе килә.

Иң яшь чаңгычы 5 яшьлек Валерия Еремеева да әнисе белән шушы авылдан килгән иделәр.

–Без һәр елны әлеге чаңгы ярышларында катнашабыз. Гомумән, гаиләбез белән чаңгыда йөрергә бик яратабыз. Быел кызым, улым белән килдек, кызымның исә мондый масштаблы ярышларда беренче тапкыр катнашуы,-диде Галина Еремеева.

Уби авылыннан Александр Дергунов, Егор Куракин да күп санлы чаңгы ярышларында җиңү яулаган спортчыларыбыз. Бүгенге көндә алар икесе дә Чебоксар шәһәрендә  белгечлек алалар һәм, әлбәттә, спорт бәйрәменә кайтуны беренчел максат итеп куйганнар.

–Трассаны бик җиңел уздык, һава торышы да бик әйбәт. Спорт–ул сәламәтлекнең нигезе,-диделәр алар.

Иң өлкән катнашучы буларак,  ярышта  Городище авылыннан 73 яшьлек Александр Бушуев танылды.  Александр Николаевич Городище авылында  озак еллар  мәктәптә яшь хоккейчылар тәрбияләгән шәхес, үзе дә һәрвакыт сафта,  чаңгы ярышларында актив катнаша.“Мин һәр көнне чаңгыда 2-5 км юл йөреп кайтам. Буыннарга да, сулыш органнарына да бик файдалы чаңгыда йөрү бик файдалы”,-ди тәҗрибәле спортчы.

Ярыш йомгаклары буенча һәр яшь категориясендә җиңүчеләр  Грамоталар һәм истәлекле медальләр белән бүләкләнделәр.  Моннан тыш, спорт бәйрәме кысаларында ГТО комплексы нормативларын уңышлы үтәгән яшь спортчыларга  билгеләр тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев