Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә тагын ике янгын

Янгын сүндерүчеләр көннәрнең кызу торуы сәбәпле, һәркемне ут-күздән аеруча сак, игътибарлы булырга өнди.

Шушы көннәрдә Иске Ишле торак пункты янында ландшафтлы янгын һәм Иске Дуван авылында шәхси йортта янгын чыкты. Бу хакта 114 номерлы янгыг сүндерү хезмәте ВКонтакте челтәрендә хәбәр итә.

Янгынның беренче очрагындагы хәбәр спутник аша килә. Нәтиҗәдә, кырда 300 кв. м мәйданда камыл участогы яна. Янгын сүндерүчеләр ялкынны вакытында сүндерүгә ирешәләр. Авылга янгын таралу  куркынычы янамый. Янгын килеп чыгуның сәбәпләре ачыклана.

Белешмә

Ландшафтлы янгыннарның төп төрләре булып урман, торф,урман,кыр, дала янгыннары тора.

 

Икенче янгын очрагында төп сәбәп булып, балаларның  ут белән уйнавы, саксыз эш итүе тора.

Реклама

Нәтиҗәдә, Иске Дуван авылындагы шәхси хуҗалыкларның берсендә сарайдагы печәнгә ут каба. Янгын  тарафыннан 2 кв. м мәйданда печән юкка чыга.

Янгын сүндерү хезмәткәрләренең вакытында эш итү бәрабәренә ут “телләре” таралмый кала, зыян күрүчеләр юк.

Янгын сүндерүчеләр көннәрнең кызу торуы сәбәпле, һәркемне ут-күздән аеруча сак, игътибарлы булырга  өнди.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда тбүндәге номерлар белән шалтырата аласыз:

–101 (гадәттән тыш хәлләр һәм янгын сүндерү хезмәте), 102 (полиция хезмәте),  103 (ашыгыч медицина ярдәме хезмәте),104 (газ челтәре хезмәте), 112 –бердәм номер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев