Чүпрәледә су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләделәр
Киңәйтелгән утырыш узды
Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләделәр.
Башкарма комитетның утырышлар залында авыл җирлекләре башлыклары, оешма һәм төрле службалар җитәкчеләре катнашында, Чүпрәле районы гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш барышында су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
- Чүпрәле районында бер генә дә коенырга яраклы сулык юк. Әмма көннәр эссе торганда кеше елга буйларына ашкына. Сулыкларда батып үлү фактларын булдырмау максатыннан кешеләрнең тормышын саклауга юнәлдерелгән чаралар комплексын үткәрергә кирәк,-диде җыелганнар алдында чыгыш ясапын 114нче янгын-коткару бүлеге башлыгы Илвир Сәлахов. Ул кешеләрнең, бигрәк тә балаларның, сулыкларда су коенуына юл куймау буенча эшне активлаштырырга киңәш итте.
Сулыкларда батып үлү фактын булдырмау өчен комиссия утырышында түбәндәгеләр тәкъдим ителде:
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының методик киңәшләренә ярашлы рәвештә су объектларында куркынычсызлык билгеләрен, мәгълүмат щитларын, аншлагларны һәм өстәмә мәгълүмат билгеләрен урнаштырырга (яңартырга) ;
су объектлары янында дежур торуны тәэмин итәргә;
су коенуны тыю турында кисәтүче һәм тыючы билгеләр куюны оештырырга;
су объектлары янына балаларны бары тик өлкәннәр озатуында гына китерергә, исерек кешеләргә суга керүгә юл куймаска;
- массакүләм мәгълүмат чаралары аша җиһазландырылмаган урыннарда су коенуны тыю, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү турында халыкка мәгълүмат бирүне оештырырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев