Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 35 еллыгын билгеләделәр

Дистә еллар узса да...

1979-1989 елларда Әфганстан территориясендәге бәрелешләр вакытында 15 меңгә якын совет хәрбие һәлак булды. Чүпрәле районыннан да 217 солдат Әфган сугышында катнашты, аларның унысы туган якка цинк табутта кайтты. 

чара Фото Гөлия ФәизоваБу вакыйгалардан соң өч дистәдән артык ел вакыт узса да, «әфган» сүзен ишетү белән бүген дә күпләрнең күзләре яшьләнә. 

15 февраль — Әфганстанда, башка илләрдә килеп чыккан кораллы конфликтларда катнашкан Россия хәрбиләрен искә алу көне. Әлеге дата 2011 елдан гамәлгә куелган.

чара Фото Гөлия ФәизоваШул уңайдан районда ел саен искә алу чаралары уза. Быелгысы исә хәрби хәрәкәтләр ветераннарының авыллар аша автокросс үтүеннән билгеләнде. Аннан соң Хезмәт һәм Дан монументындагы мәңгелек утка чәчәкләр салу белән дәвам итте. Район мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылды.

чара Фото Гөлия ФәизоваӘфган, Чечен сугышлары хәрби ветераннары белән берлектә, анда бүгенге көндә кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар, район җитәкчелеге, һәлак булган егетләребезнең әти-әниләре, хезмәт коллективлары, укучылар, техникум студентлары катнашты. 

Район башлыгы Марат Гафаров:

— Дистә еллар дәвам иткән Әфган, Чечен сугышларында, башка төрле кораллы конфликтларда катнашкан һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә илебез иминлеге сагына баскан каһарман ир-егетләребезгә батырлыклары, кыюлыклары өчен тирән хөрмәт һәм рәхмәт белдерәбез, чын батырлар тәрбияләгән аналар алдында баш иябез. Туган җирләренә исән-имин кайта алмаучыларның якты истәлеге күңелләребездә сакланыр. Районыбызның батыр уллары безнең өчен, киләчәк буынга ватанпәрвәрлек, хәрби антка тугрылык үрнәге булып тора, — диде. 

Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының район оешмасы җитәкчесе Виктор Петухов та чарада төрле хәрби конфликтларны җайга салу чорына туры килгән совет солдатларының үз алларына куелган бурычларны батырларча, намус белән үтәүләре турында сөйләде.

Чара барышында ветераннарга Чүпрәле районы оешуның 90 еллыгы медале, Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгаруның 35 еллыгы медале, Ватан алдындагы бурычларын үтәгәндә вафат булган батырларның әти-әниләренә бүләкләр тапшырылды. 

чара Фото Гөлия ФәизоваБәйрәм концерты ватанпәрвәрлек рухындагы чыгышлар белән үрелеп барды, анда хәрби ветераннар, аларның гаиләләре үзләре дә чыгыш ясады.

Белешмә

Әфганстанда барган сугышның 10 елында Совет Армиясенең 53 753 хәрби яраланган, 417се хәбәрсез югалган.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев