Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә соңгы кыңгырау чыңлады

Балачак һәм мәктәп стеналары белән хушлашырга вакыт җитте

Бүген, 24 майда районның барлык белем бирү учреждениеләрендә "Соңгы кыңгырау"га багышланган тантаналы линейкалар узды.

Агымдагы уку елын Чүпрәленең 75 унберенче сыйныф укучысы һәм 209 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. Алар өчен соңгы кыңгырау — зур вакыйга. 

Бу көн бер үк вакытта дулкынландыргыч, шатлыклы һәм моңсу көн, чөнки мөһим вакыйгаларга, кыйммәтле ачышларга, күңелле һәм әһәмиятле мизгелләргә бай мәктәп тормышы артта калган. Киләчәк казанышларга һәм уңышларга беренче адым ясалган инде, алда — киләчәк һөнәри һәм тормыш юлын сайлау турында җитди, җаваплы карарлар кабул итү вакыты.

Районыбызның чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм белән район җитәкчеләре котлады, барлык балаларга үз-үзләренә ышаныч, куелган максатларга ирешүләрен теләделәр. 

Алда чыгарылышлыларны сынаулар—дәүләт имтиханнары, бөек үрләр, бөек эшләр көтә.

Бу көннәрдә укучылар үзләре сайлаган фәннәр буенча имтиханнарны тапшыра башладылар инде. Ә унберенчеләр өчен төп имтиханнар: математика һәм рус теленнән 28нче һәм 31 май көннәрендә узачак.

Хәерле юл, Сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары! Уңышлар юлдаш булсын Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев