Чүпрәледә социаль хезмәткәрләрне бүләкләделәр
Район мәдәният йортында социаль өлкә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренә бу көнне бик күп җылы рәхмәт һәм котлау сүзләре җиткерелде, көн саен социаль хезмәткәрләр башкара торган эшнең мөһимлеген билгеләп үтелде.
—Сез үзегезне игелекле эшкә — авыр тормыш хәлендә калган һәм кайгыртуга мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итүгә багышлыйсыз. Социаль хезмәткәр — хәтта һөнәр дә түгел, ә яшәү рәвеше, рухи халәт ул. Башкалар бәхетенә сөенә белгән кеше үзе дә бәхетле була. Сезнең эшегез бик мөһим һәм кирәкле, — диде район башлыгы Марат Гафаров бәйрәм белән котлап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев