Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә шикәр чөгендерен алу бара

«Низамов А. А.» крестьян-фермер хуҗалыгы беренчеләрдән булып шикәр чөгендерен казытып алып, шикәр заводларына озата башлады.

«Низамов А. А.» крестьян-фермер хуҗалы-гында быел шикәр чөген-дере плантацияләре 150 гектар мәйданны били. 
Агротехник чаралар үзвакытында, югары сыйфат белән үткәрелгән. Явым-төшемнең дә мул булуы нәтиҗәсендә уңышы да һәр гектардан уртача 500 центнер. Без әлеге җәмгыять басуына килгәндә 80 гектар мәйданны биләгән басуда «Холмер» комбайнын идарә итүче Ленар Мәхмүтов татлы тамырларны җир өстенә казытып чыгарып бетергән иде. Чөгендер алу эшләре ике сменада оештырылган. Ленар Мәхмүтовны төнге сменада Фирдүс Хәсәнов һәм Илнур Миначев алмаштыра.

Механизаторлар бер минутны да бушка сарыф итәргә теләмиләр. «Холмер» комбайны үзе дә берьюлы берничә техника эшен башкара: чөгендерне яфракларыннан чистарттырып, җир өстенә чыгара һәм бункерга тутыра, аннан соң кагатларга бушата. Кагатлардан татлы тамырларны Илдар Айнуллин җитәкчелегендәге «Ропа Мауз» һәм Рафаэль Айнетдинов җитәкчелегендәге «Амкадор» техникасы автомобильләргә төяп тора. 

Шоферлар Тәлгать Азизов һәм Рәфик Тимербулатов «КамАЗ» һәм Андрей Долгов «Жак» автомобильләре белән чималны шикәр заводларына ташый.

Белешмә

Шушы көннәрдә «Цильна» җәмгыяте дә шикәр чөгендерен алуга кереште. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 24 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, район буенча 220 гектар мәйдандагы татлы тамырлар казытып алынган, бу барлык мәйданнарның 23,2 процентын тәшкил итә. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш 500 центнерны тәшкил итә. «А. А. Низамов» крестьян-фермер хуҗалыгында 100 гектар мәйданда татлы тамырлар казытып алынган, казытып алынасы мәйданнарның 66,7 процентында эш тәмамланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев