Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Семен Уганин традицион турнир узды

Матак гомуми урта белем бирү мәктәбендә Семен Уганин истәлегенә билбау көрщше оештырылды

XXl төбәкара турнир фашист Германиясен Җиңүнең 79 еллыгына багышланды.

Ярышлар башланыр алдыннан Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Чуваш Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасының һәм Чуваш Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, «Тус» төзелеш компаниясенең генераль директоры, ТРның билбау көрәше буенча федерация президенты, Чуваш милли конгрессы президенты Николай Угаслов Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар обелискына чәчәкләр салдылар.

Әлеге турнир Матак аввыл җирлегендә, Семен Уганинга багышланып, ел саен уздырыла. Мондый чараларны уздыру өчен билгеле бер чыгымнар да таләп ителә. Әлеге уңайдан Матак авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов һәм мәктәп директоры Марина Ермолаева үз чыгышларында Николай Угасловка иганәчелек иткәне өчен рәхмәт белдерделәр.

Билбау көрәше бик мавыктыргыч үтте, анда 100гә якын төрле районнардан килгән яшүсмер көрәшчеләр катнашты. Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Ә турнирның төп бүләге — велосипедны Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Матвей Буланов алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев