Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә Сабантуйлар гөрләде
Язгы чәчүне тәмалап, Сабантуйны каршы алу — элек-электән зур вакыйга булган һәм аны бәйрәм итүгә әзерлек эшләре алдан алып барылган.
Безнең районда мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм алдыннан авыл буйлап бүләк җыеп йөрде. Җырлап-биеп, бизәлгән ат арбаларына утырган хезмәткәрләрне һәр йортта көтеп алдылар.
Ә Сабантуй бәйрәме исә елдагыдан тагын да күркәмрәк, күренешләргә бай булуы белән истә калды. Табигать тә моңа үзенең кояшлы көне белән теләктәшлек итте. Гореф-гадәтләргә тугры калып, Сабантуй мәйданына чыккан Чүпрәледәге ике милләт вәкилләре: татар һәм чуваш егет-кызларының һәр хәрәкәтендә, үз-үзен тотышында милләтләрнең асылы, гүзәллеге чагылыш тапты, яшәешебезгә көч бирде, киләчәккә өмет уятты. Районыбызның сәнгать үзешчәннәре, фольклор ансамбльләре, элек-электән калган йолаларны тасвирлап, халыкка бәйрәм рухы таратты.
Район башлыгы Марат Гафаров барлык чүпрәлелеләрне, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлап, ирешкән уңышларга тукталды, киләчәктә эшләнәсе эшләрне барлады.
—Сабантуй бәйрәме — ул беренче чиратта милләтләр дуслыгын чагылдыручы бәйрәм. Бүгенге мәйданны гына алыйк, районыбызда бердәм, тату яшәүче татар, чуваш милләте вәкилләре барысы да бирегә җыелган, уйный, бии, ял итә. Әйе, хезмәт куючылар, һичшиксез, хөрмәтләнергә тиеш. Районыбызда батырларыбыз, алдынгыларыбыз, горурланырлык шәхесләребез байтак. Бәйрәм белән сезне хөрмәтле райондашлар, бергә дус, районыбыз үсеше өчен хезмәт куеп яшәргә алда да язсын. — диде ул.
Чүпрәле Сабантуена башкалабыз Казан шәһәреннән, тирә-як өлкәләрдән күп кенә дәрәҗәле кунаклар кайткан: Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән чүпрәлеләргә котлау сүзләрен Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсендәге территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов ирештерде. Татарстан һәм Чувашия Республикалары Дәүләт Советы депутатлары Шакир Ягудин, Николай Угаслов, Ульяновск өлкәсеннән килгән кунак Руслан Гайнетдинов та үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр.
Әлбәттә, илдә барган бүгенге хәлләр дә беркемне дә битараф калдырмый. Бәйрәм чарасында да иң беренчеләрдән булып, мәйдан уртасына бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайта егетләр чакрылды. Район башлыгы Марат Гафаров аларга илебез тынычлыгы сагында күрсәткән батырлыклары өчен олы хөрмәтен белдерде, рәхмәтләр әйтте, якын араларда җиңү яулап туган якларга исән-имин кайтуларын теләде, бүләкләр тапшырды.
Аннан мәйданда кыр батырлары, язгы кыр эшләренең алдынгылары, социаль-мөһим тармак вәкилләре хөрмәтләнде. Хезмәтләрен намус белән, озак еллар дәвамында уңышлы башкарган райондашларыбыз дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде: «Россия Федерациясе агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов лаек булды.
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте «Государев «Амбар» җәмгыяте шоферы Тальгат Даниловка һәм электромонтеры Петр Ильинга, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме «П. В. Дементьев исемендәге агрофирма» «җәмгыяте шоферы Рәмис Алимовка, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» исеме «Рассвет Агро» механизаторы Николай Пайзега, «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» исеме Матак ветеринария участогының ветеринар фельдшеры Фиркать Әхмәтшинга, «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» исеме «Цильна » җәмгыяте сыер савучысы Зөлфия Җәббаровага бирелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә КФХ «Амосов» башлыгы Алексей Амосов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев, лаек булды.
ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесен район китапханәчесе Зөлфия Кәримова, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең истәлекле медален «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Гомәр хәзрәт Рәкипов алды.
Агымдагы елда I дәрәҗәле «Иң культуралы хуҗалык» Дипломына «Цильна» җәмгыяте (җитәкчесе Барис Гафуров), II дәрәҗәле Дипломга «Рассвет Агро» җәмгыяте коллективы (җитәкчесе Олег Чалмаев), III дәрәҗәле Дипломга «АгроТрансПорт» җәмгыяте (җитәкчесе Фәнис Баһаутдинов) лаек булды.
Крестьян-фермер хуҗа-лыклары арасында: I дәрәҗәле Диплом белән «Бикчуров Р. А.» (җитәкчесе Равиль Бикчуров), II дәрәҗәле Диплом белән «Махмутов И. Ф.» (җитәкчесе Ильмир Мәхмүтов) һәм III дәрәҗәле Диплом белән «Низамов А. А.» (җитәкчесе Альберт Низамов) һәм «Амосов А. А.» (җитәкчесе Алексей Амосов) бүләкләнде.
Авыл хуҗалыгындагы озак еллар намуслы хезмәтләре өчен бертөркем чүпрәлеләргә дәүләт бүләкләре, Мактау Грамоталары, Рәхмәт Хатлары, һөнәри эшчәнлектә зур уңышларга ирешүче райондашларыбызга Мактау Тактасында урын алу Таныклыгы, бүләкләр тапшырылды.
Татар халкы традицияләрен һәм татар язучылары иҗатларын пропагандалауда зур өлеш керткән, иҗатчы якташларыбыз арасында: хезмәт ветераны, актив иҗтимагый эшлеклесе Рузания Айнуллова, укытучы-остаз, ветеран Барис Сабирҗанов, район матбугаты ветераны Рәшит Фәтхуллов, Түбән Чәке авылының матаулы гражданы, гармуннар коллекционерлаучы Шамил Мөбинов һәм 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең актив укучылары Илнара Акбарова, Гүзәл Низамова Зәки Нури исемендәге район премиясенә лаек булдылар.
Район мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән авыл мәдәният йортлары директорларына да бүләкләр тапшырылды.
Сабан туенда спорт ярышлары да үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Гер күтәрү, кул көрәштерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, биек колга башына үрмәләп менү кебек бәйгеләрне дә тамашачы яратып карады. Теләүчеләр төрле уеннарда катнаштылар, ГТО нормалары тапшырдылар.
Төп сәхнәдә барча халыкны Казан шәһәреннән килгән эстрада артисты Илнат Фархуллин үзенең иҗат колелктивы белән, шулай ук, районыбызның үзешчәннәре ялкынлы җыр-биюләре белән үзенә чакырып торды. Ә мәйданның бер ягында көрәш, икенче ягында төрле милли уеннарыбыз барды. Һәркем үзе теләгән ярышта көч сынашып, бүләкләр алды, кемнәрдер көрәшчеләргә дәрт биреп, алар өчен җан атып утырды.
Балалар өчен дә күп төрле күңел ачулар булды. Әти-әниләрнең, әби-бабайларның кесәләре «түзсен» генә. Әле монда, әле тегендә таган атындылар, пониларга утырып йөреп, тәмле мамык, туңдырмалардан авыз иттеләр балалар.
Тирә-юньне яңгыратып гармун уйнады, милли җырлар яңгырады. Чүпрәледә бердәм һәм дус-тату яшәүче ике милләт халкының тормыш-көнкүрешләре җыр-биюдә генә түгел, мәйданда урын алган өй-йортларда да тасвирланды. Һәр йорт кунакларны кайнаган самовары, чәй-шикәре, ипи-тозы, сырасы белән каршылады. Биредә татарларның һәм чувашларның борынгы һөнәрләре серләренә: тукучылык, кул тегермәнен эшләтү, мунчала, каен себеркесе әзерләүгә төшенергә мөмкин булды.
Район китапханәчеләре дә елдан-ел үз программаларын баета. Быелгы бәйрәмдә алар үзебезнең тирә-якта үсә торган файдалы үләннәрдән шифалы чәй ясау серләрен, намазлыклар һәм башка күп кенә милли йолаларыбызны тәкъдим иттеләр. «Ак калфак» оешмасының райондагы җитәкчесе Гөлфия Яфизова аларның һәркайсының тарихы белән таныштырып торды.
Мәйданда иң күп кешене үзенә җыйган күренеш — ул көрәш. Абсолют батыр исемен быел да Кече Чынлы ир-егете Раил Камалов яулады.
Ат чабышлары да — бәйрәмнең аерым һәм күркәм мизгеле булып торды. Елның-елында анда күрше районнардан, үзебездән дә җайдаклар катнаша.
Бәйрәмне менә шулай колачлы итеп, һәркем сокланырлык итеп уздыру — авылларны данлау, милләтебезне, тарихыбызны барлау ул. Сабантуй бит очраштырып-күрештереп кенә калмый, алдагы бер елга җитәрлек көч-куәт тә өсти, рухи яктан баета. Тагын да Сабантуйлар булсын, илдә татулык булсын дип таралышты халык бәйрәмнән.
Сабантуй — спорт
Җанда — дәрт, беләктә көч булганда...
Массрестлинг (уклау тарту) буенча ир-атлар арасында Ильяс Миңнебаев — 1 урын, Владислав Алякин — 2 урын, Ильназ Алиев 3 урынны яулады. Массрестлинг буенча хатын-кызлар арасында Ильмира Камкаева — 1, Эльвина Вәлиева — 2, Энҗе Измаилова — 3 урын.
Ир-атлар арасында экстрим көч ярышларында 1 урынны Раил Хөснетдинов яулады, 2 урынны — Виктор Тягусев, 3 урынны — Сергей Колпаков; хатын-кызлар арасында 1 урынны Гүзәл Кунжу, 2 нче урынны Гөлчәчәк Җамалетдинова, 3 урынны Елена Кадебина яулады.
Колгага менү буенча ярышта Артем Солдатов җиңүче булды.
Иген капчыклары төялгән арбаны тарту буенча ярышларда 1 урынны Михаил Николаев (Яңа Элмәле), 2 урынны — Дмитрий Фролов (Яңа Алгаш), 3 урынны Алексей Павлов (Уби) яулады.
Армрейстлинг (кул көрәштерү) буенча 80 кг үлчәү авырлыгына кадәрге категориядә Марат Хәкимов (Кече Чынлы) — 1 урын, Николай Эндюков (Городище) — 2 урын, Раил Бакиров (Шланга) — 3 урын. Хатын-кызлар арасында Гөлчәчәк Җамалетдинова (Чүпрәле) — 1 урын, Рамилә Камалова (Татар Бизнәсе) — 2 урын, Илсөя Аббазова (Иске Кәкерле) — 3 урын. Ир-атлар арасында 80 кг үлчәү авырлыгыннан югары булган категориядә Риназ Мостафин (Шланга) — 1 урын, Раил Айметдинов (Чүпрәле) — 2 урын, Илназ Камкаев — 3 урын.
Гер күтәрү буенча ир-атлар арасында Илзар Мәхмүтов (Батыр) — 1 урын, Иван Угаров (Тәтеш) — 2 урын, Нияз Шәйдуллов (Кече Чынлы) — 3 урын. Хатын-кызлар арасында Оксана Угарова (Тәтеш) — 1 урын, Елена Газебина (Иске Алгаш) — 2 урын, Инна Мускатинова (Аксу) — 3 урын.
Штанга күтәрү ярышларында 1 урынны Ильяс Миңнебаев яулады, 2 урын — Нияз Шәйдуллов, 3 урын — Виктор Глущев.
Футбол буенча Чуваш Чүпрәлесе командасы — 1 урын, Городище — 2 урын, Чүпрәле командасы — 3 урын.
Волейбол буенча Чүпрәле командасы — 1 урын, мөселман яшьләре командасы — 2 урын, студентлар командасы — 3 урын.
Көрәш. Билгеле, милли көрәш — Сабантуй бизәге. Анда 45 кг. га кадәрге үлчәү авырлыгында яшүсмерләр арасында Кирилл Юдин (Алешкин-Саплык) — 1 урын, Динар Мифтахетдинов (Иске Кәкерле) — 2 урын, Антон Саймуллов (Кече Чынлы) — 3 урын. 55 кг. га кадәрге үлчәү авырлыгында Булат Садиев (Татар Бизнәсе) — 1 урын, Таһир Кәлимуллин (Татар Бизнәсе) — 2, Айрат Тимербулатов (Татар Бизнәсе) — 3 урын. 65 кг. га кадәрге үлчәү авырлыгындагы яшүсмерләр арасында Ильсаф Мифтахетдинов (Иске Кәкерле) — 1, Павел Иваничев (спорт мәктәбе) — 2 урын, Егор Михайлов (Кече Чынлы) — 3 урын. 65 кг. нан югарырак үлчәү авырлыгындагы яшүсмерләр арасында Ильназ Җәббаров (Кече Чынлы) — 1, Михаил Ильичев (спорт мәктәбе) — 2 урын, Сулейман Худайберганов (спорт мәктәбе) — 3 урын.
Кунаклар арасында Ислам Сәитморатов (Буа) — 1 урын, Айнур Молотков (Казань) — 2 урын, Раиль Ахметов (Ульяновск) — 3 урын.
65 кг. га кадәрге үлчәү авырлыгындагы ир-атлар арасында Ильхам Сафин (Шланка), Ильназ Миначев (Иске Кәкерле) — 2, Нияз Мөхәммәтҗанов (Шланка) — 3 урын. 75 кг. га кадәрге үлчәү авырлыгындагы ир-атлар арасында Рамиль Камалов (Татар Бизнәсе) — 1, Ильдар Басыйров (Кече Чынлы) — 2, Нияз Хуҗиев (Иске Кәкерле) — 3 урын. 85 кг. га кадәрге үлчәү авырлыгындагы ир-атлар арасында Наил Низамов (Кече Чынлы) — 1, Раиль Айнетдинов (Кече Чынлы) — 2, Раиль Камалов (Татар Бизнәсе) — 3 урын. 85 кг. нан югарырак үлчәү авырлыгындагы ир-атлар арасында Раиль Камалов (Кече Чынлы) — 1, Айназ Мөхмәметҗанов (Шланка) — 2, Ильназ Камкаев (Иске Кәкерле) — 3 урын. Кунаклар арасында (ир-атлар) Ранис Карданов (Шыгырдан) — 1урын, Ильназ Келитов (Шыгырдан) — 2 урын, Даут Мифтахетдинов (Буа) — 3 урын.
Абсолют батыр титулын Кече Чынлы авылы көрәшчесе Раиль Камалов яулады. Сабантуй бүләге тәкә дә аның җилкәсенә менеп «кунаклады».
Төрле спорт ярышларында җиңүчеләр бүләкләргә лаек булдылар. Шулай ук, судьялар Наиль Исхаков, Фәрит Ахметов, Радик Низамов, Фәрит Мифтахов, Расим Фәтхуллин, Айрат Усманов һәм Андрей Батанов та бүләкләнделәр.
Көрәш буенча төп иганәчеләр Илнур Садриев һәм Айрат Усманов булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев