Чүпрәледә Сабан туе узды
2026 ел Сабантуеның абсолют батыр исеменә исә Кече Чынлыдан Раиль Камалов лаек булды. Яшьләр арасында бу исем лаеклы рәвештә Татар Бизнәсеннән Булат Садиевка бирелде.
Чүпрәледә халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, милли уеннары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме – Сабан туе гөрләп узды
Милли рухлы бәйрәм
Күркәм гадәт буенча, бәйрәм узасы төп мәйданга районның барча халкы, тирә яктан кайткан кунаклар җыелып, тамаша кылырга ашыкты. Сабантуй мәйданында милли киемнәрдән киенгән егетләр-кызларның һәр хәрәкәтендә, үз-үзен тотышында милләтебезнең асылы, гүзәллеге чагылыш таба, яшәешебезгә көч бирде, киләчәккә өмет уятты. Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, авыл сәнгать үзешчәннәре, фольклор ансамбльләре, “Таң” җыр һәм бию төркеме, “Яз нуры”, “Мишәрләр” балалар төркемнәре элек-электән калган йолаларны тасвирлап, халыкка бәйрәм рухы таратты. Ә милләтебезнең милли ризыгы булган олы чәкчәкне, ипи-тозны чыгару-бәйрәмгә тагын да гүзәллек өстәде.
Гадәттә, олы бер чараны башлар алдыннан электән аксакаллар белән киңәшләшү гадәте яшәгән. Сабантуй бәйрәме дә районыбыз мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов тарафыннан әйтелгән азан тавышы белән ачылып китте. “Мин яратам, сине, Татарстан” җыры астында Кече Чынлы җәмгыятенең алдынгы механизаторы Айрат Яфизов, “Молко-Дрожжаное” җәмгыятенең алдынгы сыер савучысы Лидия Евграфова һәм көрәш буенча Сабантуйлар батыры, Кече Чынлы авылыннан Наил Низамов бәйрәм аләмен күтәрделәр.
Район башлыгы Марат Гафаров барлык чүпрәлелеләрне, кайткан кунакларны Сабантуй бәйрәме белән котлап, ирешкән уңышларга тукталды, киләчәктә эшләнәсе эшләрне бәян итте һәм әлбәттә, чүпрәлеләрне бәйрәм белән котлап, теләкләрен ирештерде.
–Сабантуй бәйрәме – ул беренче чиратта милләтләр дуслыгын чагылдыручы бәйрәм. Районыбызда бердәм, тату яшәүче татар, чуваш милләт һәм башка халык вәкилләре барысы да биредә җыелган, уйный, бии, хезмәт куйгач ял итә. Районыбызда батырларыбыз, алдынгыларыбыз, горурланырлык шәхесләребез байтак. Бәйрәм белән сезне хөрмәтле райондашлар, бергә дус, районыбыз үсеше өчен алга таба да хезмәт куеп яшәргә язсын, -диде.
Чүпрәле Сабантуена башкалабыз Казан шәһәреннән күп кенә дәрәҗәле кунаклар кайткан иде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән чүпрәлелеләргә бәйрәм белән котлау сүзләрен дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсендәге Төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Ситдиков ирештерде. Бәйрәм белән шулай ук, чүпрәлеләрне “Созвездие-Йолдызлык” һәм “Наше время-Безнең заман” фестиваль хәрәкәтләренең генераль продюсеры, Россия Федерациясе хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премия лауреаты, Татарстан һәм Крым Республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы әгъзасы, Ульяновск өлкәсе татар-милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин котладылар.
Батыр уллар–илебез горурлыгы
Бәйрәм чарасы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт куючы ир-егетләребезне хөрмәт итүдән башланды. Мәйдан уртасына илебез горурлыгы булган райондаш хәрби егетләребез чыкты. Бәйрәм кунаклары аларны торып басып алкышлады.
–Бүгенге бәйрәм илебез иминлеге сагында торучы егетләребезнең батырлыгы бәрабәренә уза. Көннәребез аяз, тыныч булсын өчен алар гомерләрен кызганмый көрәшә. Исән-имин йөрегез,-диде Марат Ринат улы Гафаров.
Район башлыгы һәм Марат Ситдиков хәрбиләргә бүләкләр тапшырдылар.
Хезмәт алдынгылары–мәйдан түрендә
Икмәк булса, җыр да була, диләр. Милли бәйрәмебез Сабантуй нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Милли бәйрәм чарасында туфрак катыш икмәк исе сеңгән куллары белән ил табынын баетуга зур өлеш кертүче алдынгы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, кыр батырлары, механизаторлар, сыер савучылар хөрмәтләнде.
Агымдагы елда да I дәрәҗәле Дипломга “Цильна” җәмгыяте –(җитәкчесе Барис Гафуров) һәм “Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыяте (директоры Алексей Копанев), II дәрәҗәле Дипломга “АгроТрансПорт” җәмгыяте (җитәкчесе Александр Косенков) ия булды.
Шулай ук, I дәрәҗәле Диплом белән “Бикчуров Р.А” (җитәкчесе Равиль Бикчуров), “Амосов” хуҗалыгы (хуҗалык җитәкчесе Алексей Амосов), II дәрәҗәле Диплом белән “Мәхмүтов И.Ф.” хуҗалыгы (җитәкчесе Ильмир Мәхмүтов), “Хәйруллин” хуҗалыгы (җитәкчесе Фәнис Хәйруллин) һәм III дәрәҗәле Диплом белән “Низамов А.А.” хуҗалыгы (җитәкчесе Альберт Низамов), шулай ук шәхси эшмәкәр Виктор Артемьев коллективы бүләкләнде.
Авыл хуҗалыгында иң әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән Альфред Низамов, Альфред Хәйруллин, Нияз Дамаев, Нәфисә Мөдәррисованың хуҗалыклары да билгеләп үтелде.
2026 елның “Чәчү батырлары” булып, “Цильна” җәмгыяте механизаторы Айрат Яфизов, “АгроТрансПорт” җәмгыяте механизаторы Ильмас Низамов, “Низамов А.А.” хуҗалыгы механизаторы Фәнис Шәйхаттаров, “Рассвет-Агро” җәмгыяте механизаторы Владимир Петруков, “Бикчуров Р.А.” хуҗалыгы механизаторы Фәрит Басыров һәм “Мәхмүтов И.Ф.” хуҗалыгы механизаторы Радик Макатин танылдылар.
Озак еллар намуслы хезмәтләре өчен бертөркем чүпрәлеләргә дәүләт бүләкләре, күкрәк билгеләре, “Рассвет Агро” җәмгыятенең Мактау Грамоталары һәм бүләкләре, “Чүпрәле районы оешуның 95 еллык медале”, һөнәри эшчәнлектә зур уңышларга ирешүче райондашларыбызга Мактау Тактасында урын алу Таныклыгы тапшырылды.
Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән “Чүпрәле АгрохимСервис” оешмасы директоры Альберт Низамов, “Цильна” җәмгыяте кыр бригадасы бригадиры Шәфик Садриев бүләкләнделәр. “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы” исеме “Исхаков” хуҗалыгы җитәкчесе Марат Исхаковка, “Татарстан Республикасының атказанган агрономы” исеме “Цильна” җәмгыяте агроном-химигы Фәнис Ильясовка бирелде. Шулай ук, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының, спорт һәм авыл хуҗалыгы министрлыгының олы бүләкләре дә ияләренә җиткерелде бәйрәмдә.
Татар халкы традицияләрен һәм татар язучылары иҗатларын пропагандалауда зур өлеш керткән мәгариф өлкәсе ветераны Дания Загреева, “Россельхозцентр” филиалының баш агрономы Илгиз Азизов, Ульяновск шәһәре Киндяковка мәдәният йорты “Нур” татар халык театры җитәкчесе, сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Җәмилә Мифтахова Зәки Нури район премиясенә лаек булдылар.
“Талантлар берлеге” район фестиваленең дә җиңүчеләре билгеле булды. Фестивальнең гөрләп узуында үзләреннән зур өлеш керткән мәдәният йортларына, китапханә хезмәткәрләренә оешма, предприятиеләргә, белем бирү учреждениеләренә дә олы бүләкләр тапшырылды.
Мәдәнитебезне үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау Грамотасы һәм Рәхмәт Хатлары белән Иске Шәйморза авылы клубы мөдире Рамиль Әбдрәкыйпов, район мәдәният йортының өлкән методисты Виктория Волкова, Шланга авылы клубы сәнгать җитәкчесе Альберт Мөшәрәпов, район үзәк китапханәчесе Светлана Пурлова, балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлия Усманова бүләкләнде.
Уйнап-биеп, гармун моңын тыңлап
Тантаналы чаралардан соң бөтен халык игътибары мәйдан уртасына юнәлде. Олысы-кечесе милли уеннарда катнашты: сулы чиләкле көянтә асып йөгерде, чүлмәк ватты, катыктан тәңкә эзләде, капчык киеп сикерде, капчык белән сугышты, шома колгага менде, йомыркалы кашык кабып йөгерде, кул көрәштерде...
Төп сәхнәдә барча халыкны эстрада артистлары рөслан Кираметдинов, Эльвира Хамматова, Рәфис Кәлимуллин һәм аларның иҗат коллективлары ялкынлы җыр-биюләре белән чакырып торды, ә мәйданның бер ягында көрәш, икенче ягында төрле милли уеннарыбыз барды. Һәркем үзе теләгән ярышта көч сынашып, бүләкләр алды, кемнәрдер көрәшчеләргә дәрт биреп, алар өчен җан атып утырды.
Балалар өчен дә күп төрле күңел ачулар булды. Әти-әниләрнең, әби-бабайларын җитәкләп,әле монда, әле тегендә таган атындылар, пониларга утырып йөреп, тәмле мамык, туңдырмалардан авыз иттеләр.
Тирә-юньне яңгыратып гармун уйнады, милли җырлар яңгырады. Чүпрәледә бердәм һәм дус-тату яшәүче ике милләтле халыкларның–татарларның, чувашларның тормыш-көнкүрешләре җыр-биюдә генә түгел, мәйдан янәшәсендә төзелгән йортларда да тасвирланды. Һәр ике йорт кунакларны кайнаган самовары, чәй-шикәре, ипи-тозы, сырасы белән үзенә чакырып торды. Биредә татарларның һәм чувашларның борынгы һөнәрләрен: тукучылык, кул тегермәне белән эшләү, мунчала әзерләү серләренә төшенергә мөмкин иде. Аларның һәркайсында диярлек йөреп чыккан бәйрәм кунаклары зур тәэсирләр алдылар, үзләрен борынгы һөнәрчелектә сынап карадылар.
Район китапханәчеләре дә елдан – ел үз программаларын яңартып торалар. Быелгы бәйрәмдә дә алар бай эчтәлекле, үзенчәлекле мизгелләр бүләк итте.
Район үзәкләштерелгән китапханәләр директоры, “Ак калфак” оешмасының җирле җитәкчесе Гөлфия Яфизова кунакларны быел милли уен кораллары белән таныштырды. Китапханәчеләр кунакларга курай, скрипкада, борынгы гармун-тальяннарда милли көйләр тәкъдим иттеләр.
Янәшәдә генә район музейлары хезмәткәрләре тарихыбызны барлаган бай эчтәлекле күргәзмә белән таныштырдылар.
Мәйдан батыр көтә
Сабантуеның иң күп тамашачысын җыйган тагын бер урыны – көрәш мәйданы. Башка уен-бәйгеләр тәмамланып, мәйданда халык шактый әзәйгәннән соң да, көрәш сөючеләр, бар дөньяларын онытып, бил алышучыларны күзәтә, алар өчен җан ата, көч бирә. Быелгы халык бәйрәмендә бил сынап карарга теләгәннәр саны бихисап иде. Бу инде районда милли көрәшнең үсештә булуына ишарә. Көрәш келәмендә алышлар киеренке барды. Сабантуй батыры кем булыр? Бүләккә дигән бүләкне кем алыр? Җанатарларларның барысы да тамаша тәмамланганчы әнә шул сорауларга җавап көтте.
Быелгы Сабантуйда да таза гәүдәле баһадирларыбыз, райондагы, авыллардагы спорт түгәрәгендә шөгыльләнүче яшь көрәшчеләрбез көч сынашты. Ульяновск, күрше Чувашиядән, республикабыз районнарыннан килгән кунак батыр ир-егет көрәшчеләр дә матур көрәш алымнары күрсәттеләр.
2026 ел Сабантуеның абсолют батыр исеменә исә Кече Чынлыдан Раиль Камалов лаек булды. Яшьләр арасында бу исем лаеклы рәвештә Татар Бизнәсеннән Булат Садиевка бирелде.
Күңелле, җырлы-биюле, ярыш төрләренә бай Сабантуй үтте, Чүпрәле халкы, кунаклар рәхәтләнеп ял итте. Быелгы Сабантуй үзенең бәхетле һәм чагу мизгелләре, җылы очрашулары белән хәтеребездә калсын, алга таба яңа эшләргә һәм казанышларга рухландырсын! Чөнки Сабантуй –ул җир өстендәге мәйдан гына түгел, ул – безнең хезмәт сөючән, какшамас халкыбызның канга сеңгән милли җаны! Ул –әби-бабаларыбызның тарихи ядкаре, милләтебезнең олы бизәге!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев