Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Россия көнендә яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды

Бәйрәм чарасы «Чүпрәле» паркында узды.

Районда Россия көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Бәйрәм чарасы "Чүпрәле" паркында узды.

Катнашучыларны Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов котлады. Ул бәйрәмнең мөһимлеген билгеләп үтте, илебезнең алга таба да үсешен теләде.

Чара кысаларында традиция буенча районыбызның 14 яшькә җиткән яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды. Мөһим документны тапшыруда полиция начальнигы урынбасары Ранис Латыпов та катнашты.

Бәйрәмдә  "Созидание" яшүсмерләр клубы  педагоглары һәм “Бердәм Россия”нең Яшь гвардиячеләре  Россия триколоры тасмаларын тарату буенча акция үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар,  сәнгать мәктәбе укучылары  патриотик рухтагы концерт номерлары бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев