Чүпрәледә район ифтары 100дән артык кешене үзенә җыйды
Акшам намазын ураза тотучылар бергәләп укыдылар.
Рамазан аенда уздырыла торган әлеге чара районда инде традициягә әйләнде. Ифтарны район башлыгы Марат Гафаров, эшмәкәрләр Айрат Усманов, Ильмир Мәхмүтов, Ринат Санатуллов белән берлектә, оештырды. Хөрмәтле кунаклар арасында ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөферов, Чувашия мөфтиенең урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов, Ульяновск өлкәсе губернаторы киңәшчесе Руслан Гайнетдинов, "Мой Бизнес" төбәк үзәге җитәкчесе, Ульяновск шәһәре Засвияж районы администрациясе башлыгы Наил Юмакулов бар иде. Ифтарга хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары, имам-хатыйблар, ураза тотучы чүпрәлеләр килде.
Чара Коръәннән аятьләр уку белән башланды. Район башлыгы Марат Гафаров мөселманнарны Рамазан ае белән котлады һәм бу айның рухи чистарыну һәм үз-үзеңне танып белүнең мөһимлеген ассызыклады.
Равил хәзрәт Зөфәров Рамазан аеның һәм Кадер кичәсенең сыйфатлары турында вәгазь сөйләде. Ул иман китерүчеләргә яхшы гадәтләрен саклап калырга һәм начардан арынып яшәргә чакырды.
Акшам намазын ураза тотучылар бергәләп укыдылар. Районның имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов ифтарны әзерләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. Шулай ук, ислам традицияләрен саклаучы мөселманнар санының артуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев