Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә педагогларны һәм тәрбиячеләрне хөрмәтләделәр

5 октябрь илебездә Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге уңайдан район мәдәният йортында бәйрәм хөрмәтенә тантаналы чара узды.

—Укытучылар көне — ул барлык педагогларга шәхес үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт бәйрәме. Без бу көнне яшь буынны тәрбияләүгә гомерен багышлаган, алар күңелендә якты эз калдырган кешеләрне искә алабыз, бәйрәмне үзенә бер җылылык, рәхмәт хисләре белән билгеләп үтәбез, — дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров. — Һөнәри осталыгыгыз, түземлегегез өчен рәхмәт белдерәм. Район мәгариф системасының потенциалы зур булуын сез елдан-ел ныграк дәлиллисез.

Мәгариф хезмәткәрләренә бу көнне олуг кунаклардан бик күп җылы сүзләр әйтелде. РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин әлеге өлкәдә хезмәт куйган остазларга олы хөрмәтен җиткерде.

—Һөнәри бурычыгызга тугрылыгыгыз, балаларга көн саен гыйлем бүләк иткән рухи җылылыгыгыз өчен рәхмәт сүзләремне әйтергә рөхсәт итегез. Эшегез югары дәрәҗәдә бәяләү тапсын, укучыларыгыз шатландырып торсын, — дип теләде депутат.

ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамиль Хәйруллин бәйрәм чарасында катнашучыларга җылы сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, педагог һөнәренең социаль әһәмиятен ассызыклады һәм изге теләкләрен юллады.

Район җитәкчелеге тарафыннан да мөгаллимнәр матур теләкләрне кабул иттеләр. Сәхнәдә район Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Газинур Хәлиуллов, район мәдәният йорты директоры Руслан Шәрәфетдинов чыгыш ясадылар.

Бу көнне бәйрәм тамашасы җыр-моңнан да өзелмәде. Остазлары хөрмәтенә балалар бакчасына йөрүче сабыйлар матур шигырьләрен укыдылар, мәктәп яшендәгеләр җырлар башкардылар.

Мәгариф өлкәсендә озак еллар хезмәт куйганнар, конкурсларда җиңүчеләр, район мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткәннәр, шулай ук укыту-тәрбия процессын үстерү һәм камилләштерү буенча нәтиҗәле эшләүчеләр чара барышында дәүләт, район җитәкчелегенең бүләкләрен алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев