Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Өлкәннәр көне кысаларында дин әһелләренә азык-төлек җыелмасы тапшырылды

Бүгенге көндә Чүпрәледә 26 мәчет эшләп килә.

Өлкәннәр көне кысаларында, Чүпрәле районы мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, мөслимәләр берлеге җитәкчесе Энҗия ханым Шәрәфетдинова, мөхтәсибәтнең оештыру бүлеге җитәкчесе Фәргать Нәүметов барлык мәчетләрдә булып, имам-хатыйблар, мөгаллимә-мөслимәләр белән очраштылар.

Очрашу барышында район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов дин әһелләрен  бәйрәм белән котлады, иң изге теләкләрен җиткерде.  Өлкәннәр көне уңаеннан һәркайсына азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

“Олы ихтирамга лаек өлкән буын кешеләребез  динебезне таратуга  зур өлеш кертеп киләләр. Дистә еллар дәвамында милләтебезне иманлы итәргә тырышкан олы яшьтәге дин әһелләре йөзләгән шәкертләр тәрбияләделәр, бүгенге көндә дә халкыбызны дини юнәлештә тәрбияләүдә олы хезмәт куялар. Күпләребез нәкъ менә сабыр зирәк акыллы бабайларның, ак яулыклы әбиләрнең нәсыйхәтләрен, вәгазьләрен тыңлап Аллаһы Тәгалә юлына баскан кешеләр. Өлкәннәребезгә  балалар, оныклар ярдәмен тоеп, җан тынычлыгы табып, кадер-хөрмәттә яшәргә язса иде! Аллаһы Тәгалә сабырлыкларын, түземлекләрен бирсен!”,-диде район мөхтәсибе котлау сүзләрендә.

Очрашу кысаларында, шулай ук, мәчетләрдәге кышкы әзерлек: ягулыкны җибәрү, кәгазьләрне тутыру һәм башка шундый төрдәге эшләр турында сөйләшү алып барылды. Шулай ук, октябрь аеннан мәчетләрдә башланачак дини укулар хакында да сөйләшү булды, дин әһелләренең шәхсән үзләрен борчыган сорауларга да  җаваплар бирелде.

Бүгенге көндә Чүпрәледә 26 мәчет эшләп килә. Өлкәннәр көне уңаеннан мәчетләрдә бүгенге көндә имам-хатыйб вазифасын башкаручыларга, шунда эшләп, лаеклы ялга киткәннәргә, урыннардагы мөслимәләр җитәкчеләренә, мөгаллимәләргә, барлыгы 70 ләп дин әһелләренә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев