Чүпрәледә өлкән буын ярышты
Озак еллар хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан пенсионерларны “Өченче буын” кешеләре дип тә йөртәләр.
Бүген, 11 майда, үткәрелгән спорт ярышларында катнашып, алар исә һаман да күңелләре белән дә яшь булуларын һәм чын спортчылар икәнлекләрен дә күрсәттеләр.
Район тормышында өлкәннәр актив эшчәнлек алып баралар. Иҗтимагый өлкәдә, мәдәни, спорт чараларында катнашалар, заманча техниканы үзләштерүдә үзләрен күрсәтәләр, яшь буынга үрнәк булып торалар, һ.б, һ.б. Хәтта, республика дәрәҗәсендә яуланган уңышлары да шактый.
Сәламәт тормыш рәвеше алып баруларын да гәүдәне язылдыру өчен генә түгел, күңел кушуы буенча эшләүләрен билгеләп үтәләр.
– Спорт белән шөгыльләнү –ул сәламәтлек, мускулларны ныгыту гына түгел бит әле, ә очрашу, аралашу урыны да безнең өчен. Бик теләп йөрибез, – ди Нурлеҗиһан Айметдинова.
Россия пенсионерлар Берлегенең җирле бүлекчә рәисе Дилүзә Азизова әлеге оешманың активистлары ел саен берничә чакрымга йөгерүдә, йөзүдә, өстәл теннисында, пуля белән атуда, дартста катнашулары хакында горурланып сөйли. Быелгы Спартакиада чараларында бу шулай булды.
Әйтик, 73 яшендә булса да, Владимир Ильин йөгерү белән даими шөгыльләнә, кышын чаңгы ярышларында катнаша. Ул һәм тагын 40 пенсионер район күләмендәге спартакиадада дротиклар ыргытуда, пуля белән атуда, тенниста, җиңел атлетикада, йөзүдә ярыштылар. Иң җитезләр һәм осталар җиңүләр яуладылар. Аларга бүләкләр тапшырылды.
Җиңүчеләр исә май азагында Казанда үтә торган республика спартакиадасында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев