Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Өченче яшь» XVI республика пенсионерлар Спартакиадасының муниципаль этабы узды

Районыбызның олы яшьтәге абый-апалары әлеге чарага бик нык әзерләнеп, күнекмәләр ясап ярышларга килгәннәр иде.

Чара «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында үтте. Районыбызның олы яшьтәге абый-апалары әлеге чарага бик нык әзерләнеп, күнекмәләр ясап ярышларга килгәннәр иде.

Ел саен уздырылучы спартакиаданың ачылу тантанасына район Башкарама комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Россия Социаль фондының Татарстан буенча Чүпрәле районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Роза Гафарова, Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге җитәкчесе Дилүзә Азизова һәм яшьләр эшләре, спорт мәктәбе директоры Илнур Хөснетдинов  килделәр. Спартакиадада катнашучыларга районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда хезмәтләре, актив тормыш позициясе өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Районыбыз өлкәннәре чыннан да бик актив тормыш рәвеше алып баралар. Алар спорт белән рәхәтләнеп шөгыльләнәләр, мәдәни чараларда үзләренең сәләтләрен дә күрсәтәләр, иҗтимагый чараларның үзәгендә дә –алар!

Спартакиадада катнашучылар йөзү, җиңел атлетика, дартс, ату һәм өстәл теннисы буенча ярыштылар. Ярышлар хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында аерым узды.

Нәтиҗәләр буенча  1, 2, 3 урыннарны алган призерларга грамоталар, бүләкләр тапшырдылар. Иң өлкән яшьтәге катнашучы булып Ханбик Камалов танылды.

Республика Спартакиадасының муниципаль этабында җиңүчеләр Казанда район данын яклаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев