Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Никрут җырлары» фестивале узды

Фестиваль районда икенче тапкыр уза.

«Никрут юрри»–«Никрут җырлары» фестивале беренче тапкыр районда 2015 елда узган иде. Ул Татарстан Республикасында чуваш милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырыла.

Быелгы фестиваль Россия халыклары бердәмлеге һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды. Чарада уннан артык үзешчән сәнгать коллективлары һәм ялгыз чыгыш ясаучылар катнашты.

Никрут җырлары–исеменнән үк аңлашылганча, яшь егетләрне армия хезмәтенә озату йоласын үз эченә алган. Аның нигезендә халык фольклоры, чуваш халкының тарихы, гореф-гадәтләре ята.

Элек “никрутлар”, дип, солдатка китүче егетләрне атаганнар. Солдат хезмәте дә озак еллар–10-20 еллар дәвам иткән. Шуңа да әлеге җырлар да яшь егетләрнең әти-әниләре йортыннан аерылышу сагышлары, күз яшьләре, сугышчы өчен горурлык һәм кире кайтуга өмет белән сугарылган.

Көйләр буыннан-буынга тапшырыла, халыкның ныклыгы символына әверелә. Фестиваль аларны саклый, яшьләрдә патриотлык тәрбияли һәм аларның җыр иҗатына ярдәм итә. Районыбызның чуваш  авылларында җырлап армиягә озату традициясе әле дә сакланып килә.

Чарада катнашучыларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин мөрәҗәгать итте:

– Солдат җырлары яшьләрдә Ватанга мәхәббәт тәрбияли, - дип билгеләп үтте ул. – Урамнар буйлап, солдатка китәсе егетләрнең җырлап узулары үзенә бер матур күренеш. Бүген дә аның саклануын күрү куанычлы. Егетләребез гармун белән иртән районыбызның Петр Дементьев исемендәге паркка да күмәкләшеп, җырлап киләләр. Биредә аларны тантаналы төстә озату чарасы уза. Гореф-гадәтләребез алга таба яшәсен иде, әлеге фестиваль дә моңа зур этәргеч ясый. Коллективларга уңышлар телим.

Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасында чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Константин Малышев сәламләде.

– Ватанны саклау – ир-атларның изге бурычы. Чуваш авылларында борын-борыннан егетләрне хезмәткә җырлар, горурлык һәм күз яшьләре белән озатканнар. Никрут җырлары – халыкның тере тавышы. Бу – безнең мәдәниятебезнең энҗесе. Һәм бу традицияне без сакларга тиешбез.

Залда утыручыларның алкышлары астында катнашучылар күңелгә үтеп керерлек чыгышлар ясадылар. Сәхнәдә солдатларны армиягә озатуның якты мизгелләре – театральләштерелгән музыкаль күренешләр тәкъдим ителде. Әти-әниләрнең, туганнарның һәм никрутларның үзләренең бу җанлы саубуллашулары тирән дулкынлану хисе тудырды, кемдер күз яшьләрен тыя алмады.

Фестивальдә катнашучылар өч номинациядә: “Йола”,"Коллектив җырлау” һәм “Ялгыз җырлау" буенча көч сынаштылар.

Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча «Çăлкуç» фольклор ансамбле (Городище авылы, җитәкчесе Клара Портнова)–“Йола” номинациясендә, “Коллектив җырлау”да– “Çеçпӗл” фольклор ансамбле (Чуваш Чүпрәлесе авылы, җитәкчеләре Диана Сачкова һәм Альбина Кузнецова) һәм “Ялгыз җырлау” номинациясендә Яңа Убидан Мария Краснованың башкару осталыгы, тәэсирле тавышлары тамашачыларны һәм мәртәбәле жюрины таң калдырды – алар беренче урын өчен Дипломнарга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев