Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә мөселманнар Кадыкай абыз бабай кабере янына җыелдылар
Халык сөйләүләре буенча, Кадыкай абыз-бабай җирле остаз, дәвалаучы, ислам динен таратучы булган.
Бүген, 2023 елның 26 маенда, Татарстаннан һәм тирә-яктан килгән мөселманнар Чүпрәле районының Татар Тюки авылында Абыз бабай кабере янында җыелдылар.
Тарихи мәгълүматлар буенча, Кадыкай Абыз-бабай җирле остаз, ислам динен таратучы һәм хәтта дәвалаучы булган. Авыл халкы сөйләүләре буенча ул бу якларга Әстерхан өлкәсеннән бала булып килгән. Аның тагын бер абыйсы һәм кыз туганы була. Абыйсы Әстерхан якларында, ә сеңлесе Чувашиядә җирләнгән. Монда Кадыкай җирле муллага ярдәм итә, йомышчы малай булып йөри. Кадыйкайның дәвалау сәләтен күргәннән соң, аңа патша җирләр бүлеп бирә һәм йорт төзетә.
Кадыкай абыз бабайның җирләнгән урын изге урыннарының берсе булып санала. Ел саен бирегә йөзләгән мөселман дин кардәшләребез килә, аның рухына дога кылалар, сихәт, дәва сорыйлар, корбан чалалар.
Озак еллар дәвамында каберлекне җирле халык карап торган. Соңгы елларда республика программалары нигезендә җитәкчеләр бу урынны төзекләндерделәр. Биредә хәзер барлык коммуникацияләре булган кунаклар өчен йорт төзелде.
Кадыкай абыз бабай җирләнгән урын янында кайткан кунаклар өчен эскәмияләр урнаштырылды, территория һәм изге каберлек тирәсе койма белән әйләндереп алынды. Шулай ук, зур сихәт көченә ия дигән Кадыкай абыз бабай күле дә чистартылып, анда төшәр өчен баскычлар урнаштырылды.
Әлеге урын изге дип санала һәм мөселман йолаларын башкару һәм гыйбадәт кылу урыны булып тора.
Чарада катнашучыларны Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов сәламләде, әлеге рухи чараның әһәмияте зур булуын билгеләп үттеләр. Чарада "Рәшидә" коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Гадерәшит хәзрәт Фәизов катнашты.
Чарада Коръән сүрәләре, вәгазьләр укылды. Корбан итләре таратылды. Шулай ук, бирегә килгән халык корбан итләреннән пешерелгән ризыклардан авыз иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев