Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә мобилизацияләнүче беренче төркемне озаттылар

Татарстанда өлешчә мобилизация бара.

 Бүген, 2022 елның 26 сентябрендә, Чүпрәле районыннан беренче мобилизацияләнүче төркем җыю пунктына юл тотты.  Аларны Петр Дементьев исемендәге паркта туганнары, якыннары, дуслары, шулай ук район җитәкчеләре, дин әһелләре озатты. Митингны ачып, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров чүпрәлеләрнең  илебезнең үрнәк һәм лаеклы гражданнары булуын билгеләп үтте.

- Хөрмәтле хәрби хезмәткәрләр һәм район халкы! Без Бөек Ватан сугышы чорын узган бабаларыбызның, Әфганстанда, Чечняда хәрби бурычларын үтәгән аталарыбызның, райондашларыбызның каһарманлыгына, фидакарьлегенә, ныклыгына тугры калабыз. Ватан алдындагы хәрби бурычыгызга тугры булыгыз, Без Сезнең исән-имин кайтуыгызны көтәбез!- диде Марат Ринат улы.

Сугыш хәрәкәтләре иҗтимагый советы рәисе Виктор Петухов, ир-егетләргә хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен һәм исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр. "Хәерле юл!""- диде ул. Павел атакай һәм район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәркемгә Аллаһы Тәгалә  ярдәм итүен, сабырлык һәм күркәмлек теләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә Украина территориясендә махсус хәрби операция үткәрү кысаларында өлешчә мобилизация игълан ителде. Бу карарны кабул итү турында Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгать иткән вакытта хәбәр итте.

Реклама

Мобилизация чаралары 21 сентябрьдән башланды. Запаста торучылар һәм, барыннан да элек, Россия Кораллы Көчләр сафларында хезмәт иткән  ир-егетләр өлешчә мобилизацияләнергә тиеш.

Барлык мобилизацияләнгән гражданнар да контракт буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләрнең тиешле түләү статусын һәм барлык гарантияләрен алачаклар.

Россиядә өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча 122 нче кайнар линия эшли башлады, шулай ук җавапларны Объясняем.рф сайтында да табарга мөмкин. Сорауларга җаваплар РФ Оборона министрлыгы вәкилләре  тарафыннан әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев