Чүпрәледә мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре һәм туганнары белән очрашулар уза
Чүпрәле районыннан өлешчә мобилизация кысаларында 120 гә якын ир-ат хәрби хезмәткә озатылды.
Чүпрәле районы авыл җирлекләрендә мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре һәм туганнары белән очрашулар уза.
Шушы көннәрдә Иске Кәкерле авылында авыл җирлеге җитәкчелеге белән берлектә имам-хатыйб Илһам хәзрәт Шаммасов ярдәме белән шундый очрашу оештырылган иде. Чара авыл мәдәният йортында оештырылды.
Илһам хәзрәт Шаммазов әзерләнгән бүләкләрне тапшырды, очрашу җылы атмосферада чәй өстәле белән узды.
Шланга авыл мәдәният йортында да китапханә белән берлектә шундый ук очрашу уздырылды. Авылдашлар һәм җитәкчеләр һәрьяклап мобилизацияләнгән гражданнарның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итәргә тырышалар.
Чараларда Чүпрәле районы администрациясе вәкилләре дә катнаша.
Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле районыннан өлешчә мобилизация кысаларында 120 гә якын ир-ат хәрби хезмәткә озатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев