Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә махсус хәрби операция зонасына 77нче тапкыр гуманитар йөк озатылды

Чүпрәлеләр махсус хәрби операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен яклаучы якташларыбыз турында һәрдаим кайгырта

Хәрбиләргә ярдәм — районда беренчел мәсьәлә булып тора. Моның мөһимлеге район башлыгы Марат Гафаров тарафыннан беренче көннәрдән үк алгы планга куелды һәм «Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» дигән лозунг чүпрәлеләр өчен дә бик актуаль.

Моның ачык мисалы булып, чираттагы тапкыр районкүләм җыелган гуманитар йөк хәрбиләребезгә озатылды. 

Гуманитар йөкне район башлыгы Марат Гафаров шәхсән үзе озатып йөри. Бу юлы да Марат Ринат улы һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов хәрбиләребез янына бардылар. Аларга ярдәмгә хәрби хәрәкәтләр ветераны, «Форпост» оешмасы җитәкчесе Альберт Сөләйманов, Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Артем Солдатов, «Мәхмүтов» хуҗалыгы башлыгы Ильмир Мәхмүтов, махсус хәрби операциядә катнашучы Владимир Карусев, шоферлар Ильмас Әхмәтов, Альфред Хәсанов, Айдар Мөшәрәпов, Раниль Салимҗанов, Мансур Мөхамәтдияров, Ильфат Хисамов, Ильяс Сафин, Рәзил Җәлалов, Александр Павлов килделәр.

Исегезгә төшерәбез, июль башыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю буенча актив эш башланды. Район халкы, шулай ук иҗтимагый оешмалар: Россия Пенсионерлар берлегенең райондагы бүлекчәсе, Россия чик сакчылары берлегенең җирле бүлекчәсе, ветераннар Советы, район учреждениеләре һәм оешмалары, шәхси эшмәкәрләр, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, үзмәшгульләр, волонтерлар бу изге гамәлгә битараф калмады.

Якташ егетләребезгә махсус кирәкле җиһазлар, электр инструментлары, бензин пычкылары, төзелеш материаллары, азык-төлек һәм шәхси посылкалар тупланды. Гуманитар йөкнең гомуми күләме 7,2 тоннаны тәшкил итте.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрбиләр янына барлыгы 77 сәфәр оештырылган, шул исәптән 10сы район башлыгы Марат Гафаров катнашындагысы. Гуманитар йөкнең гомуми күләме 200 тоннага якын, барлыгы 60 млн сумнан артык. 

Шундый зур күләмдәге башкарылган эш өчен район башлыгы Марат Гафаров чүпрәлеләргә олы рәхмәтен белдерә.

— Нәкъ менә шушы ватанпәрвәрлек хисе, теләктәшлек, уртак максатка эшләү район халкын берләштерүдә зур роль уйный, хәрби егетләребезгә көч-куәт бирә, рухларын ныгыта, бу бик мөһим,-дип белдерде ул чиратагы дүшәмбе киңәшмәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев