Чүпрәледә Марат Сәлахов истәлегенә мини-футбол узды
«Алтын» спорт комплексында Марат Сәлахов истәлегенә ир-атлар командалары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мини-футбол буенча ачык район турниры узды.
Турнир башланыр алдыннан район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов, Марат Сәлаховның кызы Энҗе һәм туганы Ринат Сәлахов футболчыларны һәм җанатарларны сәламләп, Җиңү көне белән котладылар Һәм командаларга матур һәм гадел уеннар теләделәр.
— Футболчылар бу турнирда ел саен рәхәтләнеп катнашалар. Марат Сәлахов кебек спортчыларны онытмавыгыз өчен рәхмәт сезгә,- диде Рөстәм Мөхәммәтҗанов.
Аннан ул Марат Сәлаховның кызы Энҗегә истәлекле бүләк тапшырды.
Руслан Вильданов Марат Сәлаховның данлыклы спорт юлы турында сөйләде, аның искиткеч спортчы булуын, футбол һәм хоккейны яратуын һәм яхшы уйнавын, ул елларда районның яшь футболчыларының авыл районнары арасында Татарстан Республикасы чемпионы булуын да билгеләп үтте.
Турнирда 8 команда катнашты. Командалар 2 төркемгә бүленеп, һәр команда бер-берсе белән уйнады, ахырда 1, 2, 3 урыннар өчен финал уеннары үтте. Уеннар көне буе дәвам итте.
Турнир нәтиҗәләре буенча район чемпионы исеменә «Интернационал» (Иске Чүпрәле) командасы лаек булды, «Сепрел» (Чуваш Чүпрәлесе) командасы — 2 нче, Яңа Элмәле командасы 3 нче урынны алды.
Уеннар ахырында, шулай ук, иң яхшы уенчылар да билгеләнде. «Иң яхшы уенчы һәм һөҗүмче» исеменә Адел Сафин лаек булды, «Иң яхшы капкачы» дип Петр Алеев танылды, Дмитрий Лянкин «Иң яхшы сакчы» булды.
Призлы 1, 2, 3 урыннарны яулаган барлык командаларга Грамоталар, медальләр, акчалата «премияләр» һәм кубоклар, иң яхшы уенчыларга шулай ук, Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Призерларны һәм иң яхшы уенчыларны Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм Руслан Вильданов бүләкләде.
Футболчылар ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм уздырылуын билгеләп үттеләр, ел саен Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме көннәрендә үткәрелә торган алдагы турнирларда да катнашырга теләк белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев