Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә кышкы чорга 11 берәмлек махсус техника старт сызыгына куелган

Декабрь уртасы җитүгә карамастан, кыш әлегә чынлап торып үз вазифаларына керешмәде.

Әмма кар яумас, юллар бозланмас, дип булмый. Район үзәгендәге автомобиль юлларын тәртиптә тотучы «Фламинго» оешмасында да моны яхшы аңлыйлар- кышкы чорга 11 берәмлек махсус техника старт сызыгына куелган. Кышкы чорга әзерлек, тротуар, урамнарны чистарту буенча эш планнары хакында оешма җитәкчесе Альфред Низамов белән сөйләшәбез.

—Альфред Альбертович, оешмагызда кышкы чорга ни дәрәҗәдә әзерлек күрелде?

—Бүгенге көндә оешма балансында 11 берәмлек махсус техника бар. Аларның һәркайсы кар-буран, бозлавык чорында конкрет комплекслы эшләр башкару көченә ия. Транспорт паркын яңарту буенча ел саен планлы эш алып барыла. Әйтик, 2012 елда бары тик өч берәмлек техникабыз бар иде, бүген исә автопаркта техника саны дүрт тапкырга артты. Агымдагы елда да техникаларның әзерлегенә җитди карадык. Тракторларга капиталь ремонт үткәрелде, ике яңа КамАЗ автомобиле сатып алынды. Паркны яңарту буенча гомуми инвестиция күләме 2,5 млн сумны тәшкил итте. 

—Сезнең карамактагы юлларның озынлыгы гомуми ничә километрны тәшкил итә, эш графигы ничек?

—Иске һәм Яңа Чүпрәле, Иске Элмәле авыллары буенча без хезмәт күрсәтергә тиешле юлларның озынлыгы 60 км. ны тәшкил итә. Кар- буран булган очракта, хезмәткәрләр иртәнге сәгатъ дүрттә эшкә чыга. Чөнки без иртәнге 7.00 сәгатькә юлларның чисталыгын тәэмин итәргә бурычлы. Беренче чиратта, социаль-мөһим объектларга керү юлларына, машиналарны кую урыннары-парковкаларга, күпфатирлы өй алларына, юлларда борылу урыннарына, тротуарларга игътибар бирелә. Кышкы чорда дежур тору оештырыла, мондый көннәрдә ул кичке 18.00 сәгатьтән иртәнге 8.00 сәгатькә кадәр булса, бәйрәм көннәрендә ул тәүлек буе дәвам итә. 

Моннан тыш, ком-тоз катнашмасын әзерләү буенча да эш алып барыла. Агымдагы ел өчен ул 150 тонна итеп әзерләнде. Йомгаклап әйткәндә, 2025-2026 елның кышкы сезоны өчен оешмабыз тулысынча әзер һәм без үзебезгә йөкләнгән бурычларны башкарып чыгарбыз дип ышанам.

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт, кыш хәвеф-хәтәрсез узсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев