Чүпрәледә коймак бәйрәме гөрләп узды
Май чабу (Масленица) — бик борынгы заманнан сакланып килгән бәйрәмнәрнең берсе.
Ул кышны озату һәм язны каршы алу йоласы буларак та үткәрелә башлады.
Халыкта, әгәр Май чабу атнасын коймаклар пешереп, җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән үткәрәсең икән, йортыңа, һичшиксез, бәхет керәчәк, дигән ышану бар.
Район һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре бәйрәмнең ачык булуын игълан итеп, Үзәк урамнан «Чүпрәле» паркына гармуннар белән, җырлап-биеп уздылар. Бу көнне бәйрәм программасында театральләштерелгән тамаша да каралган иде.
Кышны озату йоласы, язны каршы алу мизгеле чагылды әлеге тамашада. Язны китерү өчен яше-карты, бала-чага төрле уеннарда ярышты, әйлән-бәйлән уйнады.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре —коймактан авыз итү һәм карачкы яндыру булдыдыр, мөгаен.
Яндырылган карачкы белән авырулар, кышкы караңгылык көлгә әйләнде һәм һавага таралды.
Бәйрәмнең 8 мартка туры килүе аеруча күңелле булды. Бу көнне сәүдә рәтләре эшләде, теләүчеләр күчтәнәчләр, бүләкләр, үзләренә кирәк-ярагын да алды.
—Мондый көнне өйдә торып буламы соң инде,-диләр Җәүһәрия һәм Нәгыйм Баһаутдиновлар.—Бәйрәм күрергә, ярминкәдә йөреп кайтык, дип чыктык. Бик күңелле, очраштык, күрештек.
Бәйрәм тарихы
Май чабу мәҗүсилектән үк калган бәйрәм, вакытлар үтү белән православный чиркәү тарафыннан аңа үзгәрешләр кертелгән. Элек ул «Кышны озату» бәйрәме генә булып торган. Һәрвакыт Пасха алдыннан уза торган булган.
Безнең борынгы әби-бабаларыбыз кояшка, Аллаһыга табынган кебек, табынганнар. Язның беренче көннәре килү белән, кояш җирне җылыта башлаганга бик сөенгәннәр. Шуның өчен, түгәрәк формадагы, кояшны хәтерләткән күмәчләр пешерү традициягә кергән. Шундый ризыкны ашаган кеше кояштан әз генә булса да яктылык һәм җылы ала, дип санаганнар. Вакыт үтү белән, күмәчләрне коймак алыштырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев