Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә юллар салу, ремонтлау буенча программалар эшли

Авылларга килә торган һәм авыл урамнары юллары — халыкны иң борчыган мәсьәлә

Соңгы вакытларда район үзәгендә дә, авылларда да бер җанлылык сизелә — юллар төзелеп тора. Үткән көннәрдә генә Дачный поселогындагы Шәрәф Мөдәррис урамының өске өлеше юл-төзекләндерү техникасы тавышыннан гөрләп торды. 

Озак еллар юл идарәсендә хезмәт куючы Фидаил Халиуллин әйтүенчә, авыл эчендәге юлларны нормативларга туры китереп тигезләү, тиешле урыннарда су үткәрү торбалары, аннан грунт, вак таш-ком катнашмасы салу, катоклау бик мөһим.

"Җәйге коры көннәрнең һәр мизгеленнән файдаланып калырга тырышабыз. Билгеләнгән план нигезендә, юлларны кулланышка тапшыру өчен хезмәткәрләр бар көчләрен куеп эшли«,-дип сөйләде бригадир.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Радик Баһаутдинов:

—Районда юллар салу, ремонтлау буенча берничә программа эшли. Быел да эшләр «Асфальт-бетон өслекле гамәлдәге урам-юл челтәрен ремонтлау» һәм «Торак пунктларның юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү» программаларына нигезләнеп алып барыла. Иске һәм Яңа Чүпрәле авылларында, Шәрәф Мөдәррис урамының бер өлешен, шулай ук, Фазлаев, Энергетиклар, Мәктәп, Кооператив, Октябрьгә 50 ел, Көньяк урамнары ремонтлау каралган. Бүгенге көндә барлык эшләр дә төгәлләнде, диярлек. Билгеле, юл төзекләндерү бик чыгымлы хезмәт. Барлык эшләнгән эшләрнең күләме 3 км га якын тәшкил итә. Үткән ел да программалар буенча район үзәгендә һәм авылларда шактый урамнар төзекләндерелде, киләчәктә дә әлеге эш дәвам итәчәк.

Әйе, авыл халкына әлләни күп кирәкми. Юлы, суы булса, терлек асрарга мөмкинлек бирсәләр, булганына шөкер итеп яши белә ул. Авылларны саклап калу, анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешләрен яхшырту максатыннан кабул ителгән әлеге программалар дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев