Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә юл һәлакәтендә ике кеше һәлак булды

Район Башкарма комитетлар залында чираттын тыш комиссия утырышы узды.

Утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендә узды.

Исегезгә төшерәбез, үткән атнада  Цивильск-Ульяновск федераль әһәмияттәге автомобиль юлының 135 нче километрында юл-транспорт һәлакәте булды.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Лада  автомобилен йөртүче Ульяновск ягыннан Цивильскка таба хәрәкәт иткәндә юл йөрү кагыйдәләренең 9.1 һәм 10.1 пунктлары таләпләрен бозып,  һава торышын-метеорологик шартларны исәпкә алмыйча һәм куркынычсыз тизлекне сайламыйча, каршы як хәрәкәт итү  полосасына чыга.  Анда ул прицеплы йөк автомобиле белән бәрелешә. Каты бәрелүдән җиңел машинаны үз як полосасына чыгарып ата, анда ул үз юлыннан килүче чит ил автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә Лада машинасын йөртүче һәм аның янында утырган пассажир хатын (мәгълүматлар буенча тормыш иптәше) вафат булалар.

Барлык транспорт чаралары да җитди зыян күрә. Әлеге факт буенча   оператив-тикшерү эшләре алып барыла.

Комиссия барышында Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайловның чыгышы тыңланды.  Йомгаклап, куркынычсызлык чараларын көчәйтү буенча тәкъдимнәр кертелде.  Аерым алганда, трассаның әлеге участогында хәрәкәтне чикләү һәм  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын фотовидеофиксацияләү буегнча  өстәмә чаралар урнаштырырга тәкъдим ителде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ идарәсе барлык машина йөртүчеләрне  һәм җәяүлеләрне  юлларда игътибарлы булырга чакыра.

–Юлга чыгар алдыннан автомобильнең төзеклегенә игътибар бирергә, хәрәәкәт иткәндә куркынычсызлык каешларын эләктерергә, җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында киемдәге яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулларга кирәк. Кагыйдәләрне бозган өчен штрафлар каралган. Әти-әниләр балаларын  юл йөрү кагыйдәләренә кече яшьтән үк өйрәтсеннәр иде, -ди автоинспекция җитәкчесе  Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев