Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яшь гражданнар паспорт алды

Паспортлар тапшыру тантанасы патриотик җырлар белән үрелеп узды.

2014 елның 16 мартында бөтен Кырым референдумы булган иде. Анда Кырым һәм Севастополь халкы үз киләчәген Россия белән бергә төзергә теләк белдереп, язмышында хәлиткеч әһәмиятле карар кабул итте. 18 мартта исә Кырым Республикасын Россия Федерациясе составына кабул итү турындагы шартнамә имзаланды.

Әлеге вакыйганы бәйрәм итү кысаларында чүпрәлеләргә балигълык яшенә килгәнне белдерүче документ—паспорт тапшырылды. Тантаналы чара «Созидание» яшүсмерләр клубында узды.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров чарада катнашучыларны истәлекле вакыйга белән котлады.

—Паспорт алуыгыз сезнең өчен дә, әти-әниләрегез өчен дә горурлык. Хәзер инде сез, илебезнең хокуклы гражданнары, үз гамәлләрегез өчен җаваплылыкны тулысынча үз өстегезгә алачаксыз. Илебезнең тарихын данлагыз, аның белән горурланыгыз, лаеклы гражданнары булыгыз,- дип яшьләргә үзенең нәсыйхәтләрен бирде Марат Гафаров.

Чарада Россия Эчке эшләр бүлегенең Чүпрәледәге бүлеге җитәкчесе Артем Абрамов һәм прокурор ярдәмчесе Дмитрий Зиновьев та катнашты, алар да яшь гражданнарга изге теләкләр юлладылар.
Бу көнне паспорт Шлангадан Раяз Идиятуллинга, Городищедан Александр Изяга, Зур Аксудан Кристина Лаврентьевага, Алешкин-Саплыктан Ксения Мустаевага, Түбән Чәкедән Дмитрий Патшеевка, һәм Артур Хакимовка, Иске Чүпрәледән Данис Якуповка тапшырылды.

Кристина Лаврентьева паспорт алырга әнисе Елена белән килгән иде.

—Кызым өчен шундый мөһим вакыйгадан читтә кала алмадым. Исән-имин булсыннар, илебез үсешенә өлеш кертсеннәр, бәхетле киләчәк телим һәр балага,-диде Елена Лаврентьева.

Паспортлар тапшыру тантанасы патриотик җырлар белән үрелеп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев