Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яшь авиамодельчеләр ярышты

Район үзәгендә авиамодельчеләр түгәрәге 2003 елдан бирле уңышлы гына эшләп килә.

«Алтын» спорт комплексында балалар иҗаты йортында тәрбияләнүчеләр арасында, авиамодельләрне очырту буенча ярышлар узды. Ул 12 апрель–Космонавтика көненә һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды.

Район үзәгендә авиамодельчеләр түгәрәге 2003 елдан бирле уңышлы гына эшләп килә. Аны элеккеге очучы Марат Бикмөхәммәтов җитәкли.

Марат Камил улы бу түгәрәкне  Урта Азиядән районга күчеп кайткач оештырган иде. Түгәрәктә ел саен егермедән артык бала авиамоделизм белән шөгыльләнә һәм үзләре үк нәни очкычлар ясап, ярышлар оештыралар.

Марат Бикмөхәммәтов бу уңайдан үзенең хатирәләре белән дә уртаклашты.  

–Очкычларга, гомумән зәңгәр күк йөзе киңлекләренә мәхәббәт миңа әтиемнең туганыннан килә. Әтиемнең туганы очучы иде һәм беренче тапкыр мине дә биш яшемдә чагымда нәкъ менә ул самолет штурвалы артына утрытты. Аннан мин дә аның үрнәгендә очучы булдым, шушы һөнәргә укыдым, 20 ел дәвамында зәңгәр күк йөзен АН-24 самолеты белән иңләдем. Лаеклы ялга чыккач, яшь буында шушы һөнәргә мәхәббәт тәрбияләргә алындым,-ди педагог.

Аның сүзләренчә, түгәрәккә теләр-теләмәс кенә килгән балалар ике-өч көн эчендә әлеге шөгыльне үз итәргә өлгерә һәм җиң сызганып авиация дөньясындагы серләрне чишәргә керешә.

Яшь авиамодельчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде. Үзенең чыгышында Айрат Фиркать улы Чүпрәле районы үзенең очучылары һәм авиаконструкторлары — СССР Авиация министры Петр Дементьев, Россия Герое Газинур Хәйруллин, легендар очучылар Илсур Низамов һәм Марат Хәйретдинов белән данлы горурлануын билгеләде.

– Сезнең арада да бу легендар шәхесләребезнең эшен лаеклы дәвам итүчеләр булыр дип уйлыйм,- диде Айрат Җәлалов.

Бәйге башланыр алдыннан «ТехноСпорт» ярышларында Идел буе федераль округы җиңүчесе Адель Нуртдинов, ...Мөшәрәпов мастер-класслар күрсәтте.

Ярышларга мөгаллим Фәрит Моратов хөкемдарлык итте.

Өч тур нәтиҗәләре буенча 1 урынны Евгений Трофимов, 2 урынны Рәсим Хәйруллов, 3 урынны Бәхтияр Мресов яуладылар. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Балалар иҗат йорты директоры Альфред Хәсәнов мондый ярышларның алга таба да традициягә әйләнәчәген ассызыклады һәм теләге булучыларны авиамодельчеләр түгәрәгенә чакырып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев