Чүпрәледә яңа ябык манеж үз ишекләрен ачты
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яңа ябык манеж үз ишекләрен ачты

Объектка “Алтын туп” дигән исем бирелде

Тантаналы ачылыш видеоэлемтә аша Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Видеоэлемтә аша шундый ук объектларны бер үк көнне Алексеевск, Теләче һәм Лениногорск районнарында да ачтылар. Барлык яңа объектлар республика программасы кысаларында төзелгән.

Чүпрәле районында узган чарада Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсендәге Төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марат Ситдыйков катнашты.

Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов алдында видеоэлемтә аша спорт объектының ачылышка тулысынча әзер булуы хакында белдерде һәм Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәтләрен җиткерде.

–Бүген безнең район өчен гаять истәлекле көн. Без заманча яңа ябык футбол манежын ачабыз. Чүпрәле районында футбол спорты актив үсештә: бүгенге көндә 15ләп яшүсмерләр һәм өлкәннәр командасы эшләп килә. Яңа объект, һава торышына карамастан, ел дәвамында әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. Бу районыбызда 105 нче спорт объекты булачак, эре спорт объектларыннан–бишенчесе. Биредә булачак чемпионнар үсәр һәм безне яңа спорт җиңүләре белән сөендерер дип ышанам, - диде Марат Ринат улы.

Марат Айзатуллин да яңа бинаның ачылышы белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде:

–Яңа футбол манежы яшьләр өчен генә түгел, районның барлык халкын, спорт сөючеләрне тарту мәйданчыгы булачагына шигем юк. Биредә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу объект Чүпрәле халкын озак еллар сөендерсен һәм яңа спорт җиңүләре китерсен.

Тантана кысаларында объектны төзүчеләргә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында “ВИП-Строй "төзелеш компаниясе" нең прорабы Олег Кузьмичев һәм компания директоры урынбасары Марат Әхмәтов бар иде.

Манежда да 20х40 метр зурлыктагы футбол кыры булдырылган. Ул душ, чишенү, тренерлар бүлмәләре, медицина кабинеты һәм спорт инвентарьларын саклау бүлмәсе белән җиһазландырылган. Спорт объектында барлык кирәкле җайланмалар һәм җиһазлар да бар.

Дәвам итеп

Татарстан Республикасы спортны үстерү буенча Россиядә алдынгы урыннарны били. Футбол – иң популяр спорт төрләреннән санала. Татарстанда аның белән 68 мең кеше шөгыльләнә.

Бүгенге көндә республикада 12 меңнән артык спорт объекты исәпләнә. Киләчәктә республика районнарында тагын шундый ябык 12 футбол манежы төзү планлаштырыла.


Нет комментариев