Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Яңа Чокалыга бара торган күпер ремонтлана

Әлеге күпердә эшләр яз аенда башланган иде.

«Партия десанты» проекты кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең ТР Чүпрәле районындагы җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Алексей Ярухин Яңа Чокалы авылына чыгучы елга аша салынган күперне капиталь ремонтлау эшләренең барышын тикшерде.

Әлеге күпердә эшләр яз аенда башланган иде. Төзелеш барышында эшчеләр күпернең терәкләрен ныгытачаклар, асфальт-бетон япманы алыштырачаклар, яннарындагы корылмаларын монтажлаячаклар  һәм юл билгеләрен җиһазландырачаклар. Объект план нигезендә ел ахырына кадәр кулланылышка тапшырылырга тиешле.

Реклама

Күперне төзекләндерүче подрядчы оешма булып, "Күперләр һәм су агызу корылмалары" җәмгыяте тора.

Исегезгә төшерәбез, "Бердәм Россия" вәкилләре "Партия десанты" проекты кысаларында халык программаларын үтәүне контрольдә тоталар. Партия депутатлары һәм активистлары социаль әһәмиятле объектларның әзерлеген мониторинглауны оештыралар, эшләрнең сыйфатын, төзелеш һәм ремонт срокларын үтәлешен тикшерәләр, халык, подрядчылар, җәмәгатьчелек белән элемтәдә торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев