Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Һәркемгә үз җире ягымлы» дип исемләнгән Наталья Нагорнованың шәхси күргәзмәсе эшли башлады

Һәркемгә үз җире ягымлы Шундый исем астында район балалар иҗат йортында Наталья Нагорнованың шәхси күргәзмәсе ачылды.

Экспозицияне күрергә килүчеләрне бу көнне рәсем сәнгатендә оригиналь техника һәм уңай хис-кичерешләр чолгап алды.

Күргәзмә Чувашия Республикасы Мәдәният, милләтләр һәм архив эше министрлыгы, Чувашия Рәссамнар берлеге һәм Чүпрәле районы Башкарма комитеты теләктәшлеге белән оештырылды.

Наталия Нагорнова үз хезмәтләрендә Чувашия табигатенең матурлыгын, аның киңлекләрен, традицияләрен һәм рухи мирасын чагылдырган. Аның һәр иҗаты үзара гармония һәм илһам белән тулы.

Тантаналы ачылышта сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов чыгыш ясады, ул рәссамга иҗади уңышлар һәм яңа казанышлар теләде. Район башлыгының Мактау грамотасын, бүләкләр тапшырды.

Наталья Юрьевнаның хезмәттәшләре-балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге мөгаллимнәре дә эшләренең эмоциональ булуын, картиналарда төсмерләрнең оста чагылыш табуын һәм гадәти образларга яңача карашын билгеләп үттеләр.

Рәссам үзе дә картиналар иҗат итүенең тарихы, иҗади планнары белән уртаклашты һәм җылы сүзләре өчен барысына да рәхмәт белдерде. Аның тормыш иптәше — Чувашиянең халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы Владимир Нагорнов ярдәм итүе турында, композиция буенча киңәшләр белән булышуы хакында әйтеп узды.

Экспозиция 2025 елның июнь ахырына кадәр эшләячәк.

Рәссам турында белешмә

Наталия Юрьевна Нагорнова 1970 елда Чабаксарда туган. Балачактан рәсем ясау белән мавыгып, ул сәнгать мәктәбен, Чебоксар сәнгать училищесын һәм И. Я. Яковлев исемендәге Чувашия дәүләт педагогия инстиутын тәмамлаган.
Төрле техника ярдәмендә: акварель, гуашь белән иҗат итә. Чебоксарның 1 нче санлы балалар сәнгать мәктәбендә укыта, ә аның укучылары конкурсларда уңышларга ирешәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев