Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Һәр сыерчыкка — бер оя» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Җан иясенә оясы кадерле 1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә.

Бу кошларның көньяктан туган якларына кайтуы белән бәйле. Безнең канатлы дуслар март ахырында-апрель башында өйләренә кайталар.

Әлеге экологик дата уңаеннан районда «Һәр сыерчыкка — бер оя» конкурсы игълан ителгән иде. Конкурска 1200гә якын эш килгән.

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов бәйгегә нәтиҗә ясап барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Конкурс кысаларында өч номинация билгеләнгән иде.

«Үзем эшләдем!» номинациясендә җиңүче титулы 40 катнашучыга бирелде.

«Минем дус гаиләм» (әти-әни яки абый-апалары белән ясалган сыерчык оясы) номинациясендә 40 гаилә алдынгы булды.

«Ныклы дуслык» (сыйныфташлар, дуслар, күршеләре белән бергә ясалган сыерчык оялары) номинациясендә 40 кеше бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев