Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — тарихта без эзлебез» республика бәйгесенең муниципаль этабы узды

Тарихлы халык—көчле халык

Бәйгедә өч гаилә: Иске Чүпрәледән Таҗетдиновлар, Городище авылыннан Мокшиннар, Татар Бизнәсе авылыннан Айнетдиновлар катнашты.

Район мәдәният йорты фойесында гаиләләр тарафыннан бай эчтәлекле күргәзмә оештырылган иде.

Конкурсантлар гаилә нәселләре турында сөйләделәр, истәлекле вакыйгаларны һәм тарихта билгеле эз калдырган туганнары белән таныштырдылар, буыннан-буынга тапшырыла торган гореф-гадәтләрне билгеләп үттеләр. Моннан тыш, катнашучылар үз гаиләләрендә әзерләнә торган милли ризыклар тәкъдим иттеләр. 

Әйтик, Таҗетдиновлар нәселендә буыннан-буынга укытучы һөнәренә мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тапшырыла. Таҗетдиновлар династиясенең педагогик стажы 100дән артык елны тәшкил итә.

—Минем бабам 10 яшендә ятим калган, әтисенең туганнары аны Бакуга алып киткәннәр. Анда ул һөнәрчелеккә укыган, аннан туган авылына кайтып гомер иткән. Бакудан өйрәнеп кайтканнарын: бакчачылыкны, агач белән эшләүне монда дәвам иткән. Алмалар, грушалар үстергән, лимонны өйдә үрчеткән. Авыл халкына йортлар төзеп биргән, агач савытлар, кашыклар, гомумән бөтен кирәк-яракны эшләгән. Шамил Хасиятулловичның бабасы күпләп ат асраган, яраткан ризыгы да мичтә пешкән ат ите һәм бәрәңге булган. Әбиләр исә кәҗә асраганнар, үзебез дә тотабыз, гаиләбез белән гөмбәгә йөрибез, бүген шушы шөгыльләребезне тәкъдим итәбез,-дип таныштырды үзләре белән Зифа Таҗетдинова.

Мокшиннар гаиләсе дә буыннан-буынга тупланган гаилә мирасы белән килгәннәр. Әлеге династиягә дә башлыча укытучылык һөнәре хас. Гаиләнең шәҗәрәсе дә шул хакта сөйли. Тамырлары Социалистик Хезмәт Герое Мокшин Александр Федорович белән бәйләнгән.

—Бүгенге бәйгегә туганыбызның шәхси әйберләрен алып килдек. Без аның дипломатын, документларын, газета битләрендәге аның турындагы язмаларны да саклыйбыз. Нәселебез гармунчылар буларак та дан тоткан. Яраткан аш-суыбыз — чуваш милли ризыклары. Кунакка йөрибез, туганнар, барыбыз да еш җыелышабыз, дус яшибез. Гаиләдге гореф-гадәтләрне балаларга тапшырырга тырышабыз,- диделәр алар.

Айнетдиновлар гаиләсе буенча да горурланырлык мирас шактый тупланган. Аларның ата-бабалары Бөек Ватан сугышы кичкән, күпсанлы медальләргә ия кешеләр, аннан соңгы буын да республикабызны данлап хезмәт куеп яши. Күбесе, шулай ук, укытучылар.

Гаилә башлыгы Мөнир Айнетдинов әйтүенчә, әбисенең әбисе Мәфтуха патша заманында ук балаларны өйдә укыта торган булган. Беренче гарәп хәрефләрен өйрәтеп, сабаклар биргән. 

—Бүгенге көндә дә нәселебездә укытучылар күп, үзебез дә мәктәптә белем бирәбез. Гаиләбезгә хас гореф-гадәтләрне саклыйбыз. Әби-бабайлар яратып пешерә торган балан бәлеше буыннардан-буынга тапшырыла. Бүгенге бәйгегә дә алар төсе итеп, балан бәлеше пешереп килдем,-ди Лилия Айнетдинова. 
Бәйгенең икенче этабы сәхнәдә узды. Һәрбер гаилә мәдәни номер әзерләгән. Чарада катнашучыларны һәм кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов сәламләде

—Бу фестиваль күп гасырлык тарихы булган гаиләләрне ачыкларга ярдәм итә. Чүпрәле районында да хөрмәткә лаеклы гаиләләр күп. Нәкъ менә гаилә кыйммәтләре бәрабәренә буыннан-буынга татар, чуваш һәм районыбызда яшәүче башка халыкларның гореф-гадәтләре яшәп килә, тел, милләт саклана, — диде ул.

— Буыннар хәтере һәр кеше тормышында мөһим роль уйный. Үз тамырларын, тарихын һәм гореф-гадәтләрен белгән кеше бу белемнәрне киләчәк буыннарга тапшыра ала, — дип билгеләп үтте жюри рәисе, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Александр Козлов.

—Династияләр ягыннан зур эш башкарылган, — дип белдерде ТР Дәүләт архивы вәкиле, тарих фәннәре кандидаты Людмила Кузнецова. — Гаиләләр үзләренең гасырлар тирәнлегенә киткән һәм буыннардан-буыннарга күчкән нәселләрен, тарихларын, гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. Без үз тарихыбызны белергә тиеш, һәр кеше тормышында буыннар хәтере бик мөһим. Нәсел көчле булса, бөтен халык та көчле. Шуңа күрә «Гасырлар кайтавазы» программасы дәвамлы булырга тиеш.


Конкурс йомгаклары буенча Мокшиннар гаиләсе җиңү яулады. Әлеге гаилә «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы— Тарихта без эзлебез» исемле шәҗәрә фестиваленең зона этабында Чүпрәле данын яклаячак.

Белешмә

ТР Дәүләт архив эше комитеты тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Тарихта без эзлебез — Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» исемле шәҗәрә фестивале гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгытуга, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан һәм үз гаиләсенең тарихына карата кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән. Фестиваль 2019 елдан башлап, муниципаль, зона һәм республика этабында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев