Чүпрәледә гаилә көне уңаеннан 60, 65 ел бергә яшәүче парларны хөрмәтләделәр
Татулык бәхеткә юл яра
Гаилә көне уңаеннан районыбызда 60, 65 ел бергә яшәүче парларны хөрмәтләделәр
Гаилә юбилярларын район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары өйләренә барып котладылар.
Чара 15 май– Халыкара гаилә көне кысаларында узды. Җитәкчеләр күркәм гаиләләргә котлау сүзләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырыдлар.
Алексей Ярухин:
–Бүген без чын мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булган гаиләләргә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Гомер дәвамында сез лаеклы тормыш юлы уздыгыз, илгә-көнгә хезмәт сөючән, намуслы балалар үстердегез. Картлыгыгыз бәхетле, шатлыкта узсын.
Рөстәм Мөхәммәтҗанов:
–Сездәй гаиләләр–районыбызның нигезе. Сезнең олуг тормыш юлыгыз яшь буынны ихтирамлылыкка, хөрмәтләүгә, сабырлыкка, гаилә учагын кадерләргә өйртә.
Альбина Шәрәфетдинова:
–Районыбызда агмдагы елда ... пар үзләренең 60 ел бергә яшәүләрен, ...65 ел бергә яшәүләрен һәм ... пар 70 ел бергә яшәүләрен билгеләп үтә. Хәер, документлар буенча бергә яшәгән еллар шулай исәпләнсә дә, нигездә алар тагын да артыграк. Без әлеге гаиләләребез белән горурланабыз, бәхетле, тигез картлык телибез.
Садыевлар гаиләсе
Рифкать Абдуллатиф улы һәм Мөсфирә Миниалим кызы Садыевлар Иске Кәкерле авылында гомер итәләр. Аларның икесе дә сигезенче ваклыйлар. Гомерләре шушы авылда туып-үсеп, шушы туфракта узган кешеләр. Авылның күркәм гаиләсе биш балага гомер биргән. Бүген алар әти-әниләре үрнәгендә намуслы хезмәт куялар, бала-оныклар үстерәләр., әти-әниләренең куанычы булып яшиләр.
Әхмәтовлар гаиләсе
Салют Самат улы һәм Рузалина Шакир кызы Әхмәтовлар да Иске Кәкерле авылының хөрмәтле кешеләре. Салют Самат улы–авыл хуҗалыгы ветераны, "Ялкын" колхозын җитәкли, аннан соң да төрле җаваплы вазифалар башкара. Аның җитәкчелегендә дистәләгән объектлар сафка баса. Рузалина Шакир кызы исә озак еллар авыл китапханәсе мөдир булып эшли. Әхмәтовлар өч бала тәрбияләп үстерәләр, югары белем алырга ярдәм итәләр. Бүгенге көндә бала-оныкларының шатлык-куанычларына сөенеп, динебезне олылап, үзләре булдырган нигезләрендә гомер итәәр.
Әзмүхановлар гаиләсе
Зур Чынлы авылында яшәүче Мөнир Гани улы һәм Сания Әсәдулла кызы Әзмүхановлар да җир кешеләре. Мөнир Гани улы гомер буе төзүче булып эшләгән, ә Сания ханым хуҗалыкта хезмәт куйган. “11әр гектар чөгендер эшли идек. Аннан салам өяргә дисеңме, печән җыяргамы–колхоздагы бөтен эшләрне башкардык. Көч тә булган, исәнлек тә”,-дип сөйли Сания ханым яшьлек елларын.
Бәхетле, тату гаиәләдә биш бала аваз салган. Аларны да үз үрнәгендә алар хезмәт белән тәрбияләп үстергәннәр. Әзмүхановлар авылдашлары арасында олы хөрмәткә ия шәхесләр.
Цыфаркиннар гаиләсе
Дементий Иванович һәм Раиса Михайловна Цыфаркиннар юбилейлы гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче гаиләләр арасында иң олылары. Гомерләре Уби авылында уза. Дементий Иванович — тракторчы, Раиса Михайловна колхозда төрле эшләрдә эшли. Алар бер малай һәм биш кыз үстергәннәр, ә хәзер 12 онык һәм 10 оныкчыкның сөекле әби-бабасы булып яшиләр. Яннарында уллары –таянычлары һәм төп терәкләре. “Бергә тормыш итүебезгә дә 70 ел бар, язылышмаган гына”, дип көлдерә Дементий Иванович.
Кузьминнар гаиләсе
Евгений Семенович һәм Надежда Николаевна Кузьминнар исә Борындык станциясеннән.Алар 1966 елда гаилә коралар. Евгений Семенович шахтада да эшләгән, аннары Борындык элеваторында электрик хезмәтен башкарган. Надежда Николаевна төрле хезмәтләр башкара, соңгы елларда икмәк пешерү цехында эшли. Алар бергәләп биш бала үстерәләр. Бүген аларны каршы алып, озатып туган йортларында көн итәләр.
Һәр гаиләнең үз тарихы, үзе узган гомер тарихы. Әмма ни генә булмасын, бүген бәхетле картлыкка аларны бер-берсенә күрсәткән күркәм сыйфатлар: аңлап яшәү, хөрмәт итү, сабырлык алып килгән. “Гаиләдә татулык булса, эшләр дә гөрләп бара”,-диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев