Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы узды

Көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды.

Бүген, 2024 елның 28 маенда, ТР Чүпрәле районы Башкарма комитетының актлар залында гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы узды. Утырыш эшендә авыл җирлекләре башлыклары, ведомство учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.

Утырышны ачып,комиссия рәисе, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, шулай ук су объектларында кешеләрнең үлемен булдырмау чараларын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә чакырды.

Көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча 114 ПСЧ начальнигы вазифаларын башкаручы Александр Мердеев доклад белән чыгыш ясады.

Ахырда комиссия предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына халык белән өстәмә инструктажлар үткәрергә һәм кагыйдәләрне үтәүне тәэмин итәргә карар кылынды.

Авыл халкы, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында эшне көчәйтергә киңәш ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев