Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Фәнис Загреев истәлегенә хоккей турниры узды

Турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде.

«Алтын Барс» боз сараенда Фәнис Загреев истәлегенә алкалы хоккей буенча мемориал-турнир рештырылды. Анда биш: Чүпрәле, Городище, Кайбыч һәм Буа командалары катнашты. 

Турнирны ачу тантанасында спортчыларны һәм спорт сөючеләрне Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров сәламләде. 

Уеннарны карарга Фанис Загреевның гаиләсе дә килгән иде. Марат Гафаров аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, истәлекле бүләк тапшырды.

Уен нәтиҗәләре буенча Буа командасы беренче булды һәм Фәнис Загреев Кубогын яулады, икенче урынга — Чүпрәле, өченчегә Кайбыч командасы чыкты. 

Турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде. 

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов барлык уенчыларга матур уеннары өчен рәхмәт белдерде, призлар, Грамоталар тапшырды. 

Белешмә

Фәнис Загреев райондашларга бик таныш шәхес. Ул балачактан ук спорт белән шөгыльләнә, физкультура юнәлешендә югары белем ала, районда балалар — яшүсмерләр спорт мәктәбен оештыручыларның берсе була.

Районның футбол һәм хоккей командалары лидеры да ул. Фәнис Загреев иң яхшы дус һәм чын тренер да. Кызганычка каршы, аның гомере бик иртә, юл һәлакәтендә өзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев