Чүпрәледә эшмәкәрләрне бәйрәм белән тәбрикләделәр
26 майда Россия Эшмәкәрләр көне билгеләп үтелә.
Календарьда әлеге дата РФ Президентының 2007 елда имзаланган Указы нигезендә барлыкка килде.
Татарстанда 200 меңләп кече һәм урта эшмәкәр исәпләнсә, Чүпрәледә 459 кече һәм урта бизнес субъекты үз эшчәнлеген алып бара. Шуларның 72се — юридик зат, 75е— крестьян-фермер хуҗалыгы, 312се — шәхси эшмәкәр. Моннан тыш, районда 1423 үзмәшгуль бар.
Кече һәм урта бизнес өлкәсендә эшләүчеләр саны районда 2628не тәшкил итә. Ел әйләнәсе җитештерелгән продукция суммасы 3 млрд. сумнан артыграк. Районның тулаем территориаль продуктының 30 проценты кече һәм урта бизнеска туры килә.
Чүпрәле районы эшмәкәрләре барлык федераль, республика ярдәм чараларыннан актив файдаланалар. Эшмәкәрләрне бу эшкә җәлеп итү буенча Чүпрәле районы республикада алдынгы урыннарны били.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә шөгыльләнүче эшмәкәрләр, халыкны беренче кирәкле товарлар белән тәэмин итә, төрле хезмәтләр күрсәтүчеләр дә күп. Моннан тыш, алар мәдәни традицияләрне саклауда өлеш кертәләр, социаль проектларда катнашалар, торак пунктларны төзекләндерүдә булышалар, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтәләр.
2024 ел йомгаклары буенча Яшел Үзән шәһәрендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый (координацион) эшкуарлар советы» VI республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Әлеге чарада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүдә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Чүпрәле муниципаль районы Эшмәкәрлек советы (җитәкчесе Данис Айнуллов) Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шулай ук, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә эшкуарларның иң яхшы Координация советы» конкурсы йомгаклары буенча «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә Чүпрәле муниципаль районы Эшмәкәрлек советы җиңүче дип табылды, Диплом һәм кубок белән бүләкләнде.
Россия Эшмәкәрләр көне уңаенан районда да кече һәм урта бизнес вәкилләре хөрмәтләнде.
«Солнечный круг» җәмгыяте җитәкчесе Алик Әлфат улы Алиевка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының Рәхмәте белдерелде.
Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты: Иске Кәкерле авылыннан эшмәкәр Ирек Хәбир улы Әймәтовка, Чуваш Бизнәсе авылыннан Светлана Юрьевна Белозеровага, Городище авылыннан Владимир Петрович Матросовка, Иске Уби авылыннан Полина Ивановна Спиридоновага, Яңа Чүпрәле авылыннан Рәшит Моратша улы Хәернасовка тапшырылды.
Район башлыгы Марат Гафаров эшмәкәрләрне бәйрәм белән тәбрикләп, рәхмәтләрен әйтте, эшчәнлекләрендә үсеш теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев