Чүпрәледә “Ел укучысы”н ачыкладылар
Яңа Уби төп белем бирү мәктәбендә «Ел укучысы-2026» муниципаль бәйгесе узды.
«Ел укучысы-2026» исемен яулар өчен алты конкурсант көрәште һәм төрле сынаулар аша узды. Шулар арасында алар үзләре белән таныштырдылар, укудагы уңышлары һәм киләчәккә максатлары хакында сөйләделәр.
Икенче турда катнашучылар зирәклек буенча ярыштылар. Өченче тур исә гаиләгә багышланды һәм “Гаиләм китабы: фотосурәтләрдә тарих” дип исемләнде.Укучылар гаилә гореф-гадәтләрен һәм тарихын бәян иттеләр.
Дүртенче «Белем — көч» интеллектуаль турында укучылар төрле предметлар буенча сорауларга җавап бирделәр, үзләренең эрудициясен исбатладылар.
Конкурста 1 нче урынны Түбән Чәке урта мәктәбеннән Илья Чиржа яулады. 2 нче урын — Анастасия Горбуновага (Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбе), 3 нче урын–Рафаэль Дамаевка (1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе) бирелде.
Барлык катнашучыларга да Дипломнар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев