Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Ел укучысы»н ачыкладылар

Мактаулы исемне дәгъвалау бәйгесендә 23 укучы катнашты

Конкурс сәләтле балаларны ачыклап кына калмый, аларны алга таба үсешкә этәрә, шулай ук, районның белем бирү системасының нәтиҗәлелеген чагылдыра.

Зур Аксу урта мәктәбендә узган чарада район мәгариф бүлеге җитәкчесе Газинур Хәлиуллов катнашты.

— Уку елы ахыры болай да киеренке, имтиханнар башлана, ләкин без сезне монда җыярга булдык. Бүген без уртак эшебезнең нәтиҗәләрен күрәбез. Барыннан да бигрәк, бу сезнең хезмәт. Балаларыбызга бөтен көчегезне һәм энергиягезне сарыф иткәнегез өчен рәхмәт сезгә. Республикабыз, районыбыз белән горурланырлык укучылар әзерләп, алга таба да уңышларга ирешергә насыйп булсын, — диде ул укытучыларга.

«Әйдәгез танышыйк» үзпрезентациясендә катнашучылар үзләренең казанышларын һәм максатларын иҗади яктан тәкъдим иттеләр. Киләчәктә сайлап алачак һөнәрләре хакында сөйләделәр. Нинди генә һөнәр иясе булырга уйлап йөрсәләр дә, һәркайсы: «Үземә Туган илемнең лаеклы гражданы булырга омтылу — төп бурычым», — дип белдерделәр.

Укучыларның тапкырлыгын һәм стандарт булмаган фикерләвен тикшерү өчен «Шаян сораулар» мантыйкый бирем дә әзерләнгән иде.

Тикшеренү күнекмәләрен ачучы «Алар Ватан өчен көрәштеләр» проектын яклау да сынауларның бер өлеше булып торды. «Белем — көч» интеллектуаль турында катнашучыларның эрудициясен раслаган төрле предметлар буенча сораулар бирелде.

Нәтиҗәләр буенча 1 урын— Яңа Уби төп белем бирү мәктәбеннән Эвелина Ятмановага, 2 урын —Кече Чынлы урта мәктәбеннән Самира Сәлимҗановага, 3 урын—Иске Ишле урта мәктәбеннән Риналь Камаловка бирелде.

Шулай ук, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Елизавета Гаврилованың, Шланга урта мәктәбеннән Инзиля Маллямованың тырышлыклары да билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев