Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә егетләрне РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итәргә озаттылар

Язгы чакырылыш компаниясендә РФ Кораллы көчләрен барлыгы 35 Чүпрәле егете тулыландырачак.

Иртә таңнан Чүпрәле районының Петр Дементьев исемендәге паркында РФ Кораллы Көчләренә тантаналы озатулар узды.

Егетләрне район җитәкчеләре, туганнары һәм якыннары, призывникларның дуслары озатты.

Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов уңышлы хезмәт, яхшы иптәшләр һәм командирлар, шулай ук егетләрнең туган якларына исән-имин кайтуларын теләде. Традиция буенча, акчалата юл сәдакасы тапшырды.

Реклама

Бу язгы чакырылыш компаниясендә әлеге озату соңгысы дип билгеләнә. Армия хезмәтенә Иске Чәке авылыннан Денис Вирьялов, Иске Чүпрәле авылыннан Илназ Мөхәммәдьяров һәм Иске Кәкерле авылыннан Илназ Миначев киттеләр. 

Язгы чакырылыш компаниясендә РФ Кораллы көчләрен барлыгы 35 Чүпрәле егете тулыландырачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев