Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә дуңгызлардагы африка чумасы авыруына юл куймау буенча утырыш узды

Район Башкарма комитетында дуңгызларда африка дуңгыз чумасы авыруы буенча гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Госман улы Мотыгуллин катнашты. Утырышны Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов алып барды. Анда, шулай ук, район служба вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Габделхак Мотыгуллин Татарстанга дуңгызлардагы африка дуңгыз чумасы авыруы куркынычы янавын  искәртте. Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары билгеләп үткәнчә, соңгы көннәрдә авыру Ульяновск өлкәсендә актив тарала башлаган. Ульяновск өлкәсе ветеринария агентлыгы хәбәр иткәнчә, Ульяновск өлкәсенең Сурский районында шәхси эшмәкәрләрнең берсендә дуңгызларга африка чумасы диагнозы куелган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге территория Чүпрәле районы чикләреннән бары тик 30 км ераклыкта урнашкан.

Габделхак Госман улы бу авыруның нинди нәтиҗәләргә китерәчәге һәм нинди куркыныч тудырачагы турында сөйләде.

“Дуңгызларның африка чумасы – йорт һәм кыргый дуңгызларның аеруча куркыныч, кис­кен вируслы авыруы. Хайваннар арасында авырулар һәм үлем дәрәҗәсе 100 %ка җитә. Аннан дарулар да, вакциналар да юк. Авыру хайваннарны дәвалау мөмкин түгел һәм тыела.”,-дип билгеләп үтте Габделхак Госман улы.– Африка чумасы кабынган урында барлык дуңгызларны юкка чыгаралар, үләксәләрне, агач хуҗалык корылмаларны, тиресне, терлек азыгы калдыкларын, аз кыйммәтле карау әйберләрен яндыралар. Җир кишәрлекләренә, дуңгызлар тоту корылмаларына дезинфекция ясыйлар. Карантинны барлык дуңгызларны юк иткәннән соң 30 көннән соң алалар, ә аларны алга таба үрчетү мәсьәләсе, карантинны бетергәннән соң, бер елдан соң гына карала. Авыру зур территориядә бик тиз таралырга мөмкин. Дуңгызларның африка чумасы барлыкка килгән очракта, төп бурыч – килеп чыккан урынны кыс­ка вакыт эчендә бетерү һәм авыруны таркатуга юл куймау.

Авыруга юл куймас өчен нишләргә?
•  үз хуҗалыгыңның биологик яктан яклау дәрәҗәсен күтәрү;
• дуңгызларны чыгармыйча асрауны тәэмин итү;
• дуңгызларны ветеринария документларыннан башка сатып алмаска;
• терлек азыгын ветеринария таныклыгы белән генә сатып алырга;
• дуңгызларның авыру һәм үлү очракларын яшермәскә;
• ветеринария тикшерүе, вакцинация һәм башка эшкәртү өчен баш санын бирү;
• рөхсәт ителмәгән урыннарда хайваннарның мәетләрен һәм аларны карап тотудан калган калдыкларны ташламау;
• һәлак булган яки мәҗбүри үтерелгән дуң­гызларның итен эшкәртергә тырышмаска;
• кыргый кабаннар яши торган урман массивлары аша үтә торган тыныч агымлы елгалардан һәм кечкенә елгалардан хайваннарга эчертү өчен суын кулланмаска;
• дуңгызларның башка хайваннар һәм чит кешеләр, синантроп кошлар белән элемтәгә керүенә юл куймаска, тоташ коймалар, махсус сеткалар кулланырга;
• җиләк яки гөмбә җыеп кайтканнан соң, аяк киемен һәм кием-салымны эшкәртергә кирәк;
• дуңгызчылык продукциясен (казылык, ит, ярымфабрикатлар һәм башкалар) бары тик кибеттә яки базарларда, дуңгыз итен ветеринария экспертизасы лабораториясендә контроль узганны гына сатып алырга.

Җаваплылык турында
Үз артыннан дуңгызларның африка чумасы  учаклары барлыкка килүгә һәм аның таралуына китергән гамәлләр (бернәрсә дә эшләмәү) өчен административ җаваплылык һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Искәрмә
Кыргый кабан үләксәсе табылган, дуңгызларда африка чумасы яки аларның кинәт үлүе билгеләре пәйда булган очракта кичекмәстән Чүпрәле районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк. Телефон: 8(84375) 2-24-77.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев