Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Чыгарылыш балы» узды

Күңел оча гүя акчарлак: 11 сыйныфны тәмамлаучылар чыгарылыш балы—кичәсендә очраштылар

Чыгарылыш класс укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары артта калды, дулкынландыргыч, шул ук вакытта шатлыклы мизгелләр җитте. Быел да, матур традиция буенча, 11 классны тәмамлаучыларны чыгарылыш балы—кичәсенә җыйдылар — район белем бирү учреждениеләрен тәмамлаган 93 егет һәм кызны район мәдәният йортына чакырып котладылар, хөрмәтләделәр.

Бу кичә чыгарылыш класс укучыларын олы тормышка озату булды. Аларга бары изге теләкләр теләнде, киңәшләр бирелде, бик күп истәлекләр күңелләрдә яңарды.

Кичәнең хуҗаларын — чыгарылыш класс укучыларын район башлыгы Марат Гафаров котлады, барасы юлларында уңышлар теләде.

—Вакытның тиз үтүе искитмәле. Әле яңа гына мәктәп ишекләрен ачып кергән идегез, бүген исә олы тормыш юлына чыгасыз. Әлеге юлда һәрвакытта да җиңел булмаячак. Ә без сезнең барлык авырлыкларны һәм киртәләрне җиңүегезгә ышанабыз. Хәерле юллар!- диде район башлыгы. 

Марат Гафаров мәктәпне «бик яхшы» билгеләренә тәмамлаган укучыларга алтын медальләр һәм бүләкләр тапшырды. Быел андыйлар район буенча—12әү! Кичәдә олимпиада призерлары да Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр, акчалата сертификатлар алдылар. 

Рус әдәбияты буенча Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган Камилә Мөхәммәтрәхимова сәхнәгә аерым да чакырылды, аңа Рәхмәт Хаты тапшырылды. Камилә Иске Кәкерле урта мәктәбеннән (мөгаллиме Фидания Айзятова. 
Быелгы уку елының «Чыгарылыш укучысы» итеп Зур Аксу гомуми белем бирү мәктәбеннән Татьяна Мишкина игълан ителде.
Кичәдә спорт, мәдәният тормышында актив катнашкан укучылар, шулай ук, ГТО нормаларын алтын билгеләргә тапшыручылар, "Волонтерлык кенәгәсе"нә лаек булучылар да сәхнә түренә күтәрелде. Аларга бүләкләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов тапшырды. Теге яки бу өлкәдә сәләтләрен күрсәткән, югары нәтиҗәләргә ирешкән чыгарылыш укучыларының һәрберсе диярлек бүләкләр алды.

Реклама

Әлбәттә, укучыларның төрле яклап үсешенә өлеш керткән, хезмәтләрен багышлаган мөгаллимнәр, аларга теләктәшлек белдергән, ярдәм кулы сузган әти-әниләр адресына да рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Андыйларны район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Чыгарылыш балы дәвамында изге теләкләр җыр-моңнар аша да җиткерелде, укучылар үзләре дә сәхнә чыгып, иҗади номерлар күрсәтте.

Эстрада артистлары тарафыннан дискотека оештырылды һәм кичә соңында балаларның киләчәк юллары якты һәм нурлы булачагын тасвирлаган салют төнге күк йөзен бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев