Чүпрәледә «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров 100 данә газета яздырды
Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе тәмамланырга берничә көн вакыт калды.
Район басмасы булган «Туган як» газетасына язылу да 26 декабрьгә кадәр генә дәвам итәчәк. Әлеге датадан соң да язылып булачак, әлбәттә, тик газета инде январь аеннан ук килмәячәк.
Редакция өчен бу чор, яшермибез, катлаулы вакыт аралыгы булды. Күп кенә авылларда почтальоннар юк, почта бүлеге ябылган авыллар да бар иде. «Газетага языла алмыйбыз, нишләргә инде?» диючеләргә без альтернатив вариантлар тәкъдим иттек, әлбәттә. Әмма вакытлы матбугатны чыккан көнендә өенә алдырырга өйрәнгән авыл кешесе моның киләчәктә дә шулай булуын тели. Моның өчен почта хезмәтенең эшләве кирәк, әлбәттә.
Авылның киләчәген кайгырткан кешеләр бу уңайдан төрле юллар эзли. Бөтен иҗтимагый юнәлешләрдә иганәчелек итеп торган «Цильна» хуҗалыгы җитәкчесе Барис Аппаувич Гафуров почта белән килеп туган проблемаларны да чишәргә алынган. «Почта бүлеге җитәкчесенә, почтальоннарга да өстәмә хезмәт хакы түләячәкмен, авылны бу хезмәтсез калдырып булмый», ди ул.
Олы йөрәкле җитәкче редакциягә дә һәртөрле ярдәм күрсәтеп тора. Газетага яздыруның бу кампаниясендә дә Барис Гафуров 100 данә газета яздырды.
Гомумән, газетабызның дусты булып калган, кирәк вакытта ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез. «Туган як» яңа елда 1000гә якын, «Таван ен» 1000нән артык тираж белән чыгачак. Бергә-бергә яшибез, яшәрбез әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев