Чүпрәледә 7нче мәртәбә «Бал ярминкәсе» узачак
«Бал ярминкәсендә» чүпрәлеләргә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан умартачылар үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
2025 елның 27 августында Татарстан Республикасы Иске Чүпрәле авылында төбәкара «Бал ярминкәсе» узачак.
"Бал ярминкәсендә" чүпрәлеләргә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан умартачылар үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
Ярминкәгә килүчеләр продукциянең киң ассортиментын татып карый, тәҗрибәле умартачылар белән аралаша, ә иң мөһиме —кышка табигый бал запасын тулыландыра алачак. Моннан тыш, умартачылыкның төрле продуктлары тәкъдим ителәчәк.
Ярминкә иртәнге 13.00 сәгатьтән эшли башлаячак.
Бу көнне, шулай ук, Чүпрәле районы оешу көнен бәйрәм итү уңаеннан, «Чүпрәле» паркында төрле мәдәни чаралар күрсәтеләчәк.
Чаралар 17.00 сәгатьтән "Чүпрәле"паркында оештырыла. Килми калмагыз!
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев