Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Бергә, Җиңүгә!» хәйрия марафоны узды

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән районда мәдәният зур хәйрия концерты булып узды.

Районыбызда волонтёрлар хәрәкәтен җитәкләүче, бу игелек һәм мәрхәмәт белән сугарылган чараларны һәм проектларның төп оештыручысы булып Әлфия Азизова тора. Мондый масштабтагы хәйрия чарасы быел икенче тапкыр үткәрелә.

–Чараларны алга таба да дәвам итәчәкбез. Барлык райондашларга, чарада катнашучыларга, игелекле гамәлләр кылучы иганәчеләргә рәхмәтлебез! Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез өчен бу бик мөһим,-ди “Игелек уты” волонтерлар берләшмәсе җитәкчесе.

Әлеге волонтерлык берләшмәсе 2023 елда оешты. Социаль челтәрләдә үзләренең төркемнәрен булдырып, теләктәшләрен җыйды. Бүген әлеге берләшмәнең сафларында читтә яшәүче райондашларыбыз да бар һәм аларның һәркайсы хәрбиләргә төрле ярдәм чарасы күрсәтә.

Берләшмә районыбыз авылларында яшәүче бүгенге көн вәзгыятенә битараф булмаган халыкны да үз тирәсенә туплады. Аның нигезендә берничә авылда мскит челтәрләре үрүче, окоп шәмнәре ясаучы, өй токмачы кисүче волонтерлар төркеме барлыкка килде һәм алар Җиңүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Хәйрия чарасы оешма эшчәнлеге белән тулырак танышуны күзаллаган иде. Район мәдәният йортында чарага килүчеләрне маскировка челтәрләре үрергә һәм окоп шәмнәре ясарга өйрәттеләр. Балалар һәм яшүсмерләр җылы теләкләр кушылган “Солдат хатлары” яздылар, саклау талисманнары ясадылар. Чарада катнашучы һәркем шул рәвешле күңеленә хуш килгән шөгыльне таба алды һәм якты тормыш сагында торган хәрбиләр өчен үзләреннән мөмкин булганны эшли алды. Билгеле хәйрия марафоны матди чыгымнар белән ярдәм итүне дә күздә тотты, теләүчеләр шулай да ярдәм итте.

Чара районыбызның төрле буын вәкилләрен берләштерде. Россия Пенсонерлар Союзының райондагы бүлеге җитәкчесе Дилүзә Азизова җитәкчелегендә  көмеш волонтерлар марафон кунакларын тәмле ризыклар, кайнар чәй, коймаклар белән сыйладылар. Өлкәннәребезне бу көнне сәхнәдә дә иҗат номерлары белән күрергә мөмкин булды.

 Хәйрия марафоны иҗат коллективларының, мәгариф учреждениеләре вәкилләренең чыгышларына да бай булды. Сәхнәдән хәрбиләребез хөрмәтенә ватанпәрвәрлек рухында сугарылган җырларны ишетергә, шигырьләрне тыңларга һәм бию номерларны күрергә мөмкин булды.

Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераны, «Форпост» оешмасы рәисе Альберт Сөләйманов хәрбиләребезнең батырлыклары хакында сөйләделәр, игелекле райондашларыбызга рәхмәтләрен әйттеләр.

– Бергә булганда –без көчлебез,-диделәр алар.

Чара соңында хәрбиләргә актив ярдәм күрсәтүче волонтерларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев